tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Нәни энҗеләр”
“Нәни энҗеләр”

“Нәни энҗеләр”

Чиләбе өлкәсе татар Конгрессында “Нәни энҗеләр” бәйгесенең беренче этабы булып үтте.

Һава торышы начар булуына карамастан бу көн җылы һәм якты булды! Шимбә таңында татар Конгрессы нәни кызчыкларыбызны бәйрәмгә җыеп алды.
Көн бик эчтәлекле килеп чыкты: безнең йолдызчыкларыбыз бер берсен якынрак белделәр, татар ханбикәсе Сөембикә белән таныштылар. Сөембикә энҗеләребезгә богынгы Казан шәһәре турында сөйләде.
Традиция буенча, нәни энҗеләрне бу күркәм проектның авторы Лена Колесникова сәламләде һәм ярымфиналга узулары белән котлады. Кызларны уен һәм сынаулар көтә иде: конкурста катнашучылар, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Сания Вахитовна җитәкчелеге астында үзләренең барлык иҗадилыгын һәм тапкырлыгын күрсәтеп, биремнәрне үтәделәр.

Тик конкурста катнашкан кызларыбыз өчен сюрпризлар бетмәде әле. Бу көнне нәни энҗеләр татарларның чәй эчү йоласы турында белде. Чәй өстәле артында татар күчтәнәчләре белән аларны татар чәе һәм ашлары белгече Флүрә апа көтә иде. Ул чәй сәнгате традицияләре серен сөйләвенә беркем дә битараф калмады һәм хаттә әниләр дә кызыксынып тыңлады.
Бәйрәмнән беркем дә бүләксез китмәде: татар Конгрессы кызларыбызны аларның иң якты хис-тойгыларын һәм җылы хатирәләрен язып куер өчен чын татар кызының көндәлеге һәм сүзлекләр белән бүләкләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*