tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәттә “Ни өчен мин үз динемне яратам?” дип исемләнгән фәнни-тикшеренү конференциясе узачак
Нәзарәттә “Ни өчен мин үз динемне яратам?” дип исемләнгән фәнни-тикшеренү конференциясе узачак

Нәзарәттә “Ни өчен мин үз динемне яратам?” дип исемләнгән фәнни-тикшеренү конференциясе узачак

19-нчы гыйнвар көнне ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казанның Нагорный бистәсендәге «Иман нуры» мәчете белән берлектә «Ни өчен мин үз динемне яратам?» дип исемләнгән фәнни-тикшеренү конференциясе үткәрәчәк. Әлеге чарада катнашу өчен 9-14 яшьлек балалар чакырыла. Бирелгән тема кысаларында укучылар фәнни-тикшеренү эшен педагог яки ата-аналар белән бергә башкарып чыгарга һәм идея-дәлилләре нигезендә проект төзергә тиеш.

Фәнни-тикшеренү эшенә төп таләпләр булып оригинальлек, актуальлек, яңалык, тикшеренүнең әһәмияте, доклад композициясе, үз нәтиҗәләреңне дәлилли һәм карашларыңны яклый белү тора. Катнашучылардан шулай ук презентация сорала.

Конференция яңа белемнәр алу, ораторлык осталыгын үстерү, яшь буында аналитик фикерләүне булдыру максатыннан уздырыла.

Чыгыш ясау өчен бирелгән вакыт – 5 минут (А4 кәгазе белән 3-4 бит).

Чыгышны әзерләүгә таләпләр: – А4; – титул бите (исеме, темасы, җитәкчесе); стандарт шрифт.

Призлы урыннар алучыларга смартфоннар тапшырылачак.

Конференцияне үткәрү урыны: Казан шәһәре, Тукай ур., 38-нче йорт (ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясе). Башлана 09.00 сәгатьтә.

Гаризалар 16 гыйнварга кадәр түбәндәге номерга WhatsApp буенча кабул ителә: +79874148006.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*