tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижгар “Ак калфак”лары “Аулак өй”гә җыела
Нижгар  “Ак калфак”лары “Аулак өй”гә җыела

Нижгар “Ак калфак”лары “Аулак өй”гә җыела

Нижгар өлкәсенең татар милли мәдәни төбәк автономиясе каршындагы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы чираттагы “Аулак өй”гә җыела. Җыелышта 14 апрельдә узачак “Әниемнең җылы кочагы” бәйрәменә әзерлек турында сөйләшү булачак. Милли ризыклар әзерләү буенча, татар атрибутлары һәм гореф-гадәтләре белән бәйле мастер-класслар оештыру турында да сүз кузгатылачак.

Шулай ук чара программасында:

  1. Кул астында булган материаллардан идән келәмнәре үрү буенча мастер-классның дәвамы
  2. Милли орнамент белән калфак бизәү
  3. Милли ризыклар белән чәй эчү

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*