tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижневартовскта Татар мәдәнияте көннәре уңаеннан бәйрәм чарасы узды
Нижневартовскта Татар мәдәнияте көннәре уңаеннан бәйрәм чарасы узды

Нижневартовскта Татар мәдәнияте көннәре уңаеннан бәйрәм чарасы узды

20-21 апрель көннәрендә Нижневартовскта матур бер гадәткә кергән чираттагы Татар мәдәнияте көннәре уздырыла. Быелгы чаралар Нижневартовск шәһәренең “Мирас ” Татар милли-мәдәни автономиясенең 20 еллык юбилеена багышлап оештырыла. Бүген бу уңайдан бәйрәм чарасы үтте.

Тантаналы чара Нижневартовск шәһәренең Сәнгать сараенда гөрләде. Анда шәһәр башлыгы һәм округның, шәһәрнең башка җитәкчеләре килгән иде. Шулай ук бәйрәмдә Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнашты.

Меңнән артык кешегә исәпләнгән зал шыгрым тулы иде. Тантанага җыелучыларны шәһәр башлыгы В.Тихонов котлады. Чыгышын татарча сәламләп башлады. Ул ХМАО-Юграның һәм Нижневартовск шәһәренең бүләкләрен тапшырды. Шуннан соң Татарстаннан сәламнәрне Васил Шәйхразиев та ирештерде, бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырды.

Татар мәдәнияте көннәренең бәйрәм концертын Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышлары бизәде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*