tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Нур”лылар Казахстан күген балкытты!
“Нур”лылар Казахстан күген балкытты!

“Нур”лылар Казахстан күген балкытты!

Каспий яны илләренең II Халыкара фестивалендә зур уңышларга ирешкән театр коллективы белән “Кызыл таң” нәшриятында җанлы очрашу үтте.

Табигатьтә әбиләр чуагы хакимлек иткән ямьле бер көндә редакциябездә шундый ук якты, җанлы очрашу үтте. Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары “Кызыл таң”га кунакка килде. Иҗади дусларыбыз күңелләре тулы күтәренке кәеф, рухи балкышлар, чагу хис-кичерешләр белән килгән безгә. Сәбәпләре бар – күптән түгел (13-16 сентябрьдә) Казахстанның Актау шәһәрендә II Халыкара Каспий яны илләре фестивалендә бик уңышлы чыгыш ясап кайтканнар. 15 сентябрьдә “Нур”лылар Мангыштау өлкәсенең музыкаль-драматик театры бинасында Роланд Шиммельпфенингның “Үткәннән килгән ханым” спектаклен тәкъдим иткән. Режиссеры – Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Байрас Ибраһимов.

Мәдәни чара Казахстанның халык артисты Нурмухан Жантуринның тууына 90 ел тулуга багышланган. Фестивальдә Ираннан, Төркмәнстаннан, Әзербайҗаннан һәм башка республикалардан да иҗади коллективлар катнашкан.

– Мондый театр фестивале икенче тапкыр үткәрелә. Чит илдә лаеклы чыгыш ясап, югары бәя алып кайтуыбызга шатбыз, – диде Байрас Ибраһимов. – Актау – бик матур шәһәр, бары тик якты тәэссоратлар калдырды. Безне бик яхшы кабул иттеләр. Фестиваль дүрт көн барды, сигез спектакль күрсәтелде. Русия­дән без һәм Татарстанның Минзәлә театры чыгыш ясады. Мәртәбәле фестивальдә республиканы гына түгел, илне тәкъдим итү – зур җавап­лылык, әлбәттә. Без аны югары дәрәҗәдә башкара алдык, дип әйтә алам.– Фестивальдә иң-иңнәре булып чыгыш ясадык, диясем килә.

Тамашачыларның алкышлары, соңыннан килеп, җылы сүзләрен, матур теләкләрен әйтүе сөендерә. Режиссерыбыз сайлаган дөнья күләмендәге авторны ачу, спектакльне җиренә җиткереп, тамашачы күңеленә үтәрлек итеп башкара алу – зур казаныш, – дип сөйләшүгә кушылды төп рольне башкаручы Ирина Ганиева.

– Спек­такльдә биш кенә кеше катнаша, без бишебез бер йодрык булып эшләдек. Драматургны бик оста, дияр идем, ул бүгенге тормышның глобаль проблемаларын бер гаилә эчендә күрсәтә бел­гән. Биредә режиссерның хезмәте әйтеп бетергесез зур.

Шундый фестивальдә югары бәя алып кайтуны зур җиңүебез дип саныйм. “Нур”лылардан ни өчен нәкъ бу спектакльне сайлаулары, аның үзенчәлеге хакында сорашабыз.– Режиссерыбызның нәкъ шушы пьесаны сайлавы һәм үземнең спектакльдә катнашуым белән бәхет­лемен, – ди Айсылу Гомәрова.– Әсәрне дә, ролемне дә ошаттым. Пьеса бүгенге тормышны бик дөрес чагылдыра. Бүген күпчелек кешеләр үз эченә бикләнеп яши, күзгә-күз карашып сөйләшү, җанлы аралашу юк. Мәсә­лән, минем героиня ирен дә, улын да ишетми, бик коры хатын. Ә нәтиҗә фаҗига белән тәмамлана.

Тина ролен башкаручы Илгизә Муллабаева фестивальдән чагу хис-кичерешләр алып, тәҗрибә туплап кайтуы хакында сөйләде. Чара чит ил­не дә беренче тапкыр күргән актри­саның күңелен үстергән, киләчәк уңышларга этәргеч биргән.Артистлар Казахстан халкының ачык, киң күңелле булуын билге­ләде. Анда булган көннәр эчендә күп экскурсияләрдә булулары, урындагы халыкның гореф-гадәтләре, тради­цияләре белән танышуы хакында сөйләде, соклануларын белдерде (көз, дип тормыйча, су коенырга да өлгергән үзләре!). Шәһәрдә чисталык-пөхтәлек хөкем сөрүе, эчкечелек кебек күренеш­ләрнең булмавы, иң мөһиме – артист халкына ихтирамлы мөнәсәбәт булуы сөен­дергән безнең сәхнә йолдызларын.

Без дә, үз чиратыбызда, театрны, аның артистларын бик яратуыбызны, хөрмәтләвебезне белдергәч, сүз “Нур”ның соңгы арадагы репертуарына күчте. Аның төрле булуы, кайбер спектакльләрнең тамашачыларны шаккатыруы да билгеләнде. Шундыйлардан, мәсәлән, “Кояшлы якка чык”. Фестивальгә дә немец драматургының пьесасы сайланган.

– Театр – көчле сәнгать. Анда ниндидер табу-тыю булырга тиеш түгел, дип саныйм (әлбәттә, суицид, эчкечелек, наркомания, милләтара ызгышларны пропагандалаудан башка). Кешенең фикерләү киңлеге зур, ул еллар, гасырлар буе үз фикерен күрсәтергә, әйтергә теләгән, әле дә әйтеп бетерә алмаган. Шуңа күрә репертуарның төрле булуы мөһим, – ди Байрас Ибраһимов.

– Спек­такльләр төрле була. Кайсыдыр тәҗ­рибә өчен куела, алар бәләкәй сәхнәдә күрсәтелә. Театр ниндидер чикләр эчендә генә яшәргә тиеш түгел.Янә фестивальдә зур җиңү яулаган “Үткәннән килгән ханым”га кайтабыз. Анди ролен башкаручы Илшат Салаватов, шулай ук, күп эмоцияләр белән кайтуын сөйләде.– Спектакльдә мин 17 яшьлек үсмер­не уйныйм. Аны бүгенге көнкүрештәге гади персонаж, дияргә була. Анди – югалган буын вәкиле. Аны беркем дә тыңламый, ишетми, – дип, спектакль­дәге образы белән таныштырды Илшат.

– Безнең спектакль аяз көнне яшен яшьнәгәндәй булды, – дип сүзгә кушыла Эльмир Хәертдинов. – Бу пьеса – актерлар үсеше өчен көчле әсәр. Театрда материалның төрле, кайвакыт авыр да булуы кирәк. Әсәрдә бүгенге тормышның актуаль темасы – ирләрнең югалуы, рухи яктан көчсезләнүе күрсәтелә. Бу әсәр үзебезгә дә зур тәҗрибә, уйланырга мөмкинлек бирде. Күп­ләребезнең үз гаиләләренең барлык якларын да белеп бетермәве пьесада дәлилләп бирелә.

Эльмир безгә, журналистларга да, сорау белән мөрәҗәгать итте: бүгенге милли театрлар нинди булырга, ничек яшәргә тиеш? Әлбәттә, фикерләр төрле булды. Чит ил классикларын сәхнәләштерүнең отышлы алым булуы, ләкин шул ук вакытта үзебезнең милли авторларны да онытмаска кирәклеге әйтелде. Өлкән буын арасында “Галиябану” кебек спектакль­ләрне дә яңадан сәхнәдә күрергә те­ләүчеләр бар. Шул ук вакытта татарча иҗат итүче бүгенге яшь авторларның да әсәрләре сәхнәләштерелмәү проблема буларак күтәрелде. Бу җәһәттән Байрас Ибраһимов драма әсәрләре иҗат итүче яшьләр арасында сәхнәгә куярдай пьесаларның булмавына хафалануын белдерде. Шулай да якын киләчәктә әле моңача исеме яңгырамаган, Башкортстанда яшәп, татарча иҗат итүче яшь бер авторның әсәрен әзерләячәкләрен вәгъдә итте.– Бүген яңгыраган барлык фикер­ләрне исәпкә алып, репертуарыбызны халык теләгәнчә төзербез, – диде билгеле режиссер. – “Нур” һәм “Кызыл таң” һәрвакыт бергә булды һәм булырга тиеш. Безнең берлек – укучы һәм тамашачы күңеленә матур күпер ул, – дип нәтиҗә ясады Байрас Ибраһимов.

Очрашу бездән – “Нур”лыларга күп тамашачы, алардан безгә күп укучы теләп тәмамланды. Әлбәттә, киләчәктәге зур планнар хакында да онытылмады.

Ләйсән Якупова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*