tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск өлкәсе татарлары солдатларны сөендерде
Омск өлкәсе татарлары солдатларны сөендерде

Омск өлкәсе татарлары солдатларны сөендерде

Омск өлкәсендәге “Иртыш” милли татар-мәдәни үзәге  шул якларда хезмәт итүче татар егетләренең һәрвакыт хәлләрен белеп тора. Бу көннәрдә чираттагы шундый очрашуны оештырдылар. Солдатларның күңелен күтәрү өчен “Умырзая” ансамбле һәм “Өмет” студиясенә йөрүче балаларны алып килгәннәр.

Омск шәһәрендәге хәрби частьтә 53 татар егете хезмәт итә. Алар арасында Татарстан, Башкортстан, Чиләбе өлкәсе, Мари-Элдан килүчеләр бар. Мондый очрашу аларга бер-берсе белән танышу мөмкинлеге дә бирә. “Умырзая” ансамбле чыгышларын тыңлап, үзләре дә җырлаганнар. Йошкар-Оладан хезмәт итүче татар егете Данис Габдуллин түзмәгән, ансамбль музыкантларының гармунын алып үзе дә уйнап җибәрә.

Омск өлкәсендәге “Иртыш” милли татар-мәдәни үзәге җитәкчесе Наил Марятов:”Егетләргә үзебезнең телефон номерын бирдек, ниндидер сораулары булса, хәбәрләшеп торырга сөйләштек, әти-әниләр уллары өчен борчылмасын, бар да яхшы,”-дип белдерде.

“Иртыш” милли татар-мәдәни үзәге мондый очрашуларны алга таба да дәвам итәргә планлаштыра.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*