tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскида Нәүрүз бәйрәме шәһәр күләмендә үткәрелде
Омскида Нәүрүз бәйрәме шәһәр күләмендә үткәрелде

Омскида Нәүрүз бәйрәме шәһәр күләмендә үткәрелде

Нәүрүз бәйрәмен оештыручылар – шәһәрдә Дуслык Йорты каршында эшләүче казакъ оешмалары. Бәйрәм шәһәрнең Континент сәүдә-күңел ачу берләшмәсе бинасында һәм бина алдындагы мәйданда уза.

Бәйрәм кысаларында бихисап чаралар: милли киемнәр, ризыклар, төрле кул эшләре, бизәнү әйберләре сату-күргәзмәләре, концерт, стильләштерелгән милли киемнәр дефилесе.

Әйтергә кирәк, бәйрәмгә килгән халык мәйданга сыярлык түгел иде. Татарлардан концерт программасында “Умырзая” халык ансамбле, күргәзмә, шулай ук дефиледә Омск шәһәр мохтариятенең “Ак Калфак” оешмасы ханымнары катнашты.

Розалия Сайганова, 
Омск шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*