tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург татар милли-мәдәни мохтарияте 30 еллык юбилеена әзерләнә
Оренбург татар милли-мәдәни мохтарияте 30 еллык юбилеена әзерләнә

Оренбург татар милли-мәдәни мохтарияте 30 еллык юбилеена әзерләнә

Яңа ел башыннан, һәр атнаның чәршәмбесендә, “Оренбург татар милли-мәдәни мохтарияте Советы” төбәк иҗтимагый оешмасының утырышлары уза. Оештыру комитеты бу оешманың 30 еллык юбилеен үткәрү буенча хәзерлек эшләре алып бара.
Узган атнадагы утырышта юбилейның сценарие каралды, төзәтмәләр кертелде. Төрле регионнардан күпсанлы кунаклар исемлеге төзелә. Аларны кунакханәләргә урнаштыру, кунак итү, Оренбургның тарихи урыннары буйлап автобусларда экскурсияләр оештыру һ.б. мәсьәләләр карала.

Чара Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар театрында 25 нче февральдә дүшәмбе көнне иртәнге сәгать 10.00 да башланып китә. Театр фойесында төрле-төрле күргәзмәләр оештырыла. Бәйрәмнең беренче өлешендә сүз күбесенчә мохтариятебезнең 30 еллыгы, аның үткән тарихы, күренекле кешеләре турында барачак.

Икенче өлешендә исә, сүз Бөтендөнья татар конгрессына бирелә. Бу өлеш ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын Идел буе федераль округында яшәүче татарларга тапшыру форматында узачак. Шуңа күрә дә, бәйрәмдә Идел буе федераль округындагы өлкәләрдән күп вәкилләр килүе көтелә. Биредә өлкәбезнең татар хәрәкәтендә актив катнашучыларны бүләкләү дә каралган. Һәм инде чыгышлар, тәбрикләүләр концерт номерлары белән үрелеп барачак. 26 нчы февральдә кунаклар тарихи Татар Каргалысы авылына да барачак.

Исегезгә төшерәбез, ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасына старт Байкал татарлары белән очрашу вакытында бирелде. Тантана барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев агымдагы елның мөһимлеге турында искәртте. 2020 елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итәбез. Юбилей байрагы эстафетасы Ерак Көнчыгыш федераль округын узып, Себер федераль округының татар иҗтимагый оешмаларында бара.

Васил Шәйхразыев билгеләп үткәнчә, ТАССРның 100 еллыгы флагы Россиянең барлык федераль округларында да тәкъдим ителәчәк. Аның көнчыгыш ноктасы – Находка шәһәре, ә иң көнбатыш ноктасы – Калининград булачак.

Фәннур Гайсаров

Оренбург

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*