tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбургта “Татар кызы” бәйгесе узды
Оренбургта “Татар кызы” бәйгесе узды

Оренбургта “Татар кызы” бәйгесе узды

Оренбургта “Татар кызы”  бәйгесенең  районнарда үткән  этапларыннан соң йомгак ясалды. Аның төп  оештыручылары  “Оренбург милли-мәдәният мохтәрияте” региональ иҗтимагый оешмасы  һәм өлкәнең “Ак калфак” татар хатын-кызларың  иҗтимагый оешмасы.

Катнашучыларны, кунакларны, тамашачыларны вице-губернатор, Оренбур өлкәсенең эчке сәясәт буенча Хөкүмәт рәисе урынбасары Вера Ирик кызы Баширова “Оренбур милли-мәдәният мохтәрияте”  региональ иҗтимагый оешма рәисе Руслан Рамил улы Зәбиров, “Ак калфак” Оренбур татар хатын-кызлары иҗтимагый оешма рәисе Альбина Фаил кызы Әбсәламова сәламләде.

— Сезне бу матур бәйрәм белән котлыйм! Бездә шул кадәр талантлы балалар! Бу бәйрәмгә катнашуыгыз өчен рәхмәт. Без күпмилләтле Россиядә яшибе  һәм горүф-гадәтләрне саклау, дуслыкта яшәү – аның үсешенең билгесе. Мине бу бәйрәмгә чакырганыгыз өчен зур рәхмәт!” – дип рәхмәтләрен белдерде Вера Баширова.  “Безнең мохтәрият күп бәйгеләр , чаралар үткәрде. “Татар кызы” бәйгесен үткәрү идеясы күптәннән бар иде һәм “Ак калфак” ярдәме белән без моны бергәләп тормышка ашырдык. Бүгенге бәйрәм матур булсын, күңелле булсын, файдалы булсын”, диде Руслан Зәбиров.  “Татар кызы” проекты Россиянең күп регионнарында булды. Без дә инде калышмаска булдык. Бүгенге  бәйгедә җиңүче кыз Халыкара “Татар кызы” конкурсына катнашуын телибез.  Барыгызга да уңышлар телим! – диде   Альбина Әбсәламова. Ул шулай ук Вера Башировага ак калфак кидерде.

Конкурсны  Жюри рәисе М.Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театрының сәнгать  җитәкчесе, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Р.А. Абдуллаев.  Жюри  әгъзаләре  “Ак калфак” татар хатын-кызларың  Оренбур иҗтимагый оешмасы  җитәкчесе А.Ф.Әбсәламова,  “Контакт” җәмгыяте  директоры, оештыручылары  “Оренбург милли-мәдәният мохтәрияте” региональ иҗтимагый оешмасы  президиумы әгъзасе М.Г.  Хәсәнов,  “ТНВ Планета” филиалының директор-корреспонденты Ф.Х.Әбсәламова,  Х.Ямашев исемендәге китапханә мөдире С.Х. Әхмәтҗанова,  “Шафран» рестораны директоры Кәримова Н.Ш,  “Юрком” компаниясе  директоры Г.М.Терновская,“Эра” халык бию ансамбле җитәкчесе И.М.Шункарова кызларга бәя бирде.

“Татар кызы” бәйгесенең региональ турында катнашырга  өлкәнең Александр, Әсәкәй, Переволот, Сакмар районнарыннан һәм Оренбур шәһәреннән килгәннәр иде.  Беренче  бәйге – “Мин – татар кызы” дип аталды.  Кызлар  үзләре белән якыннан  таныштырдылар.  Динара Искәндәрова үз тормышы турында сөйләде. Ул бабасы  Рәшит Искәндәровның  “Оренбур татарлары” китабын башка регионнарга, илләргә тапшыру буенча проект эшләгән.
Сәлимова  Юлия үз гаиләсе турында сөйләде. кыз итеп тәкъдим итте. Татар кызы итеп тәрбияләү өчен әти-әнисенең зур өлеш керткәнен ачыклады.

Әбүзәрова Әлсинә — бик иҗади шәхес, тәрбияле һәм әдипле кыз, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә бик актив катнаша.
Гәләвиева Зөлфия Әсәкәй районнынан килгән. Бу бәйгегә иҗади яктан әзерләнгән, үзен әкият герое итеп тәкъдим итте.
Хөсәенова Диана — иң яшь катнашучы. Шунысы куанычлы, рус мәктәбендә укыса да, татар телен яратып,  белеп  сөйли.

Муканаева Юлия – туган яклары турында шулкадәр матур сөйләде, ирексездән үзеңне шул җирдә итеп  күз алдыңа китерәсең. Бәхетне – гаиләне яратып яшәүдә, балаларга дөрес тәрбия бирүдә күрә.
Газизова Наилә — татар теленнән һәм әдәбиятыннан  олимпиадага катнашучы, Оренбург  медицина университеты студенты. Ул бик тыйнак, әдипле итеп күрсәтте үзен.

Татар кызлары үзләрен бик укымышлы, уңган, милләтен һәм тарихын яраткан кызлар итеп тәкъдим иттеләр.
Икенче  бәйге – татар шагыйрьләре белән бәйле иде. Кызлар аналарга, хатын кызларга багышланган  Р.Харис, И.Гыйләҗев, Н.Касыймов, М.Җәлил шигырьләрен сөйләделәр.

Өченче бәйгегә “Алтын куллы татар кызы”  номинациясенә  катнашучылар өйдән яраткан милли ризыкларын алып килгәннәр иде. Эх, монда гөбәдия дә, кыстыбый да, баурсак та, кош теле дә, зур бәлеш тә, чәк-чәк тә, хәтта какланган каз да бар иде!!!

Дүртенче  номинациядә кызлар үзләренең талантларын, осталыкларын күрсәттеләр.

Һәрбер чыгышны карап, бәяләгәннән соң  ңюри түбәндәге  нәтиҗәгә   килде: “Иң сөйкемле кыз ” номинациясендә – җиңүче Хөсәенова Диана.  Салимова Юлия — “Иң назлы кыз”. “Иң талантлы” татар кызы дип Әбүзәрова Әлсинә сайланган. “Иң әдәпле кыз ” — Гәләвиевә Зөлфия.  “Иң зыялы” кыз исемен Наилә Газизова алды.  Муканаева Юлия “Иң уңган кыз” һәм аңа аерым “Тамашачылар мәхәббәте”  призы да   тапшырылды.  Һәм инде “Татар кызы – 2017” исеменә Динара Искәндәрова лаеклы дип табылды.

Кичәнең    иганәчеләре  Р.Р. Зәбиров,  Р.М. Бикбов,  И.Я.  Дәвләтов, Ю.Биктимирова булдылар.

 

Ләйсәнә Гәрәева, “Яңа Вакыт”.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*