enrutat
Баш бит / Падерада — кенәзләр нәселе җыены
Падерада — кенәзләр нәселе җыены

Падерада — кенәзләр нәселе җыены

Дәртле җыр агыла: “Ничек килдегез сез безгә, батмаенча диңгезгә, кадерле кунак сез безгә, ни хөрмәт итик сезгә!” “Касимовлар җыены”на агылучыларны Паюра авылының “Очрашу” ансамбле үзешчәннәре шундый юллар һәм аларча пешерелә торган чәкчәк белән каршылый. (Мин дә авыз иттем, искиткеч тәмле!) Шөкер, арада диңгез юк, мәгәр республиканың төньяк районнарына сибелгән Касимовларга бергә җыелырга ул да киртә була алмас иде. Икенче ел уздырылучы ыру җыенына Россиянең башка төбәкләренннән кайтучылар да бар хәзер. Туганлык җепләре тартып кайтара, ә Касимовлар өчен аннан да нык бәйләнешләр юк – әйтүләренчә, ыру дәвамчылары 10 меңләп булыр, гасырлар дәвамында бер фамилиягә тугры калып, бер тамырдан булуларын онытмыйлар. Җыен да оештыручылар уйлап тапкан яңа чара түгел, ә онытылган йола-гадәтне кабат кайтару.

“Бабайлар сөйләгәнчә, без­нең Кистем авылында 1930нчы елларга кадәр ике Сабантуй узган. Беренчесе — чәчү беткәч, авыл халкы өчен генә үткәрелгән. Икенчесе — печәнгә төшәр алдыннан, анысы тирә-яктагы авылларда яшәүче бөтен туган-тумачаны кунакка чакырып үткәрелә торган җыен булган. Халык хәтеренә ул “Зур Сабантуй” исеме белән кереп калган. Касимовлар 1500нче елларда яшәгән Нократ кенәзе Касим би нәселеннән аның исеменнән Касимов фамилиясе киткән, гасырлар дәвамында үзгәрмәгән. 1670 елда Касим бинең оныгы Мөхәммәткол Кистем авылына нигез сала”, — дип сөйли төньяк районнар имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Касимов. Ул үзе туган авылы Кистемнең генә түгел, аннан китүчеләр нигез салган Паюра, Әхмәди, Биктеш, Татар Парҗысы, Кече Парҗы авыллары тарихын да өйрәнә.

Җыен узучы мәйданда тирмә корганнар — шунда Касимовлар ыруының уртак нәсел шәҗәрәсе, шуннан чыккан Паюра халкының аерым шәҗәрәләре урын алган — аларны архивларда эзләнеп, үзләре төзегәннәр. Һәр авылның тарихын, бүген ничек яшәүләрен язсаң, газета битләренә генә сыймас. Кызыксынучылар аны Илмир Касимовның “Татары Балезинского района Удмуртской Республики” (Татарстан Рес­публикасы Мәдәният министр­лыгы гранты ярдәмендә нәшер ителгән) исемле китабыннан укый ала.

Узган ел җыен Кистемдә узса, быел эстафетаны Паюра кабул итә. Клуб янындагы киң мәйданда алма төшәрлек тә урын юк иде дисәң дә, арттыру булмас. Һәр авыл үз йорт-тирмәсен куеп, кунакларны җырлап утыручы самавырлардан кайнар чәй, тәм-том белән сыйлый. Чәй артында авылларына кагылышлы риваятьләрне сөйлиләр, әби-бабалары турындагы истәлекләрне яңарталар.

Әхмәди авылына Әхмәди исемле кеше нигез сала. Авыл мәчетенең хәзерге имамы Раиф Касимовның ерак бабасы. Ул Кистем сәүдәгәре була, Красногорье якларыннан сату белән сәфәрдән кайтышлый чишмәле, матур урыннар күреп, шунда күчәргә карар кыла.

“Касимовлар һөнәрле ыру — берләре сәүдә итсә, берләре кирпеч суккан, умарта тотканнар, итек басканнар, — дип санап китә Раиф Касимов безнең белән әңгәмәдә.
Касимовлар шул ук вакытта җирнең кадерен белеп яшәгәннәр. Паюра авылының исеме дә, риваятьләрнең берсе буенча “пай җире” (Касимовларның сөйләм телендә — “пай йэре”) дигәннән килеп чыга. 1765 елда әби патша җирләрне межалау турында фәрман чыгара — аның нигезендә Юнда елгасы буендагы Кистем җирләренең тирә-яктагы удмурт, бисермән авылларына күчү куркынычы туа. Кистемлеләр авыл җыенында киңәшләшкәннән соң, өйләнер яше җиткәннәргә пай җире бүлеп бирергә, шул урында яңа йорт­лар төзергә карар кылалар. Шулай итеп, 1795 елда Паюра авылына нигез салына. Болар турында Кистем, Паюра авыллары музейларында да мәгълүмат бар. Җыен көнне дә тарихның үзен күзаллар мизгелләр булды — Кистем, Паюра кешеләре Касим бинең гаиләсен “терелтте”. Касим би ерак оныкларына сәхнәдән васыятен ирештерде — ыруы дәвамчыларын бердәм булырга, туган җирнең кадерен белергә, туганнарга якты йөзле булырга өндәде.

Касимовларның бердәмлеген шул гына да раслый: авылларда иң болгавыр елларда да мәчетләрен саклап калганнар, манараларын да кистермәгәннәр. Бүген дә бердәм — җыен шуңа дәлил. Бала-чагадан алып, өйләреннән сирәк чыгучы әби-бабайларга кадәр мәйданда булды. Тамырларында бер ыру каны акканга, тарихлары кадерле булганга, киләчәктә шулай бердәм, тату яшәү теләге белән янганга. “Касимовлар җыены”н яңартучылар да үзләре: проект авторы Паюра мәдәният йорты җитәкчесе Фәридә Касимова, аңа ярдәм итүче авыл мәктәбе, иганәчеләр. Оештыруда Балезино районы мәдәният идарәсенә, районның “Мәдәният һәм халык иҗатын үстерү үзәге”нә рәхмәтлеләр.

Җыенны Казан кунаклары да бизәде. Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров, Ландыш Бахави-Аглямова килгән иде. Сәхнә бер минутка да буш тормады. Касимовлар күмәкләп яшәүче һәр авылның үз ансамбле бар: Татар Парҗысында — “Кыңгырау”, Әх­­мәдидә — “Әхмәди моңнары”, Кис­темдә — “Чишмә челтерәве”, Паю­­рада — “Очрашу”, Балезинода — “Дуслык”. Әби-бабадан килгән моңнарны¸ фольклорны саклаучылар. Хәтта халкы аз санлы Биктеш авылының да ансамбле бар — авылдан яшьли үк чыгып киткән, бүгенге көндә Балезино бистәсендә яшәүче апалар, сәхнә тутырып, туган авыл­ларының җырларын башкардылар.

Җыен барышында олылар концерт карап кинәнсә, бала-чага ос­та­ханәләрдә ни дә булса ясарга өйрәнде, кызыклы ярышларда көч сынашты: чүлмәк ватты, капчык киеп йөгерде. Ә Паюрада да, Кистемдә дә балалар җитәрлек, бу ике авыл халкы әйтүенчә, Аллага шөкер, үсә. Биктеш, Әхмәди турында гына алай әйтеп булмый, әмма аларда да Касимовлар төшенкелеккә бирелми, авылларын әле яшәтеп киләләр. Инде ничә еллар элек авылларында мәдәният йортлары ябылса да, алдарак язганымча, фольклор ансамбльләре эшли.

“Касимовлар җыены” дип аталса да, аңа гасырлар дәвамында шундый ук горурлык белән Арасланов, Девятьяров, Биянов, Бузанаков фамилияләрен йөртүчеләр дә тартылды. “Без нократ татарлары, арабызда ничә дистә буын ятса да, без бер тамырдан” , — диләр алар.

Фәнзилә Салихова

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*