tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” оешмасы Равил Галиевның әти-әнисен 55 ел бергә торулары белән котлады
“Ак калфак” оешмасы Равил Галиевның әти-әнисен 55 ел бергә торулары белән котлады

“Ак калфак” оешмасы Равил Галиевның әти-әнисен 55 ел бергә торулары белән котлады

Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Нәгыймов Н.М., авыл җирлеге сәрхәтибе Садыйкова Э.М., Азнакай районы “Ак калфак” әгъзасы  Шакирова С.М.  Рәфис белән Гөлсинә Галиевлар гаиләсен  55 ел бергә торулары белән котладылар.  Бу көн гаилә башлыгының иҗат кичәсенә  дә туры килде.

Гаҗәеп матур гаиләгә авылдашлары гына түгел, барлык Азнакай халкы соклана. Рәфис ага узенең тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге, талантлы булуы белән аерылып тора. Аның  иҗаты күпкырлы. Майлы буяулар белән ясалган дистәләрчә картиналар, җиз-бакырга чүкеп һәм агачка яндырып эшләнгән, татар халык иҗатына нигезләнеп ясалган әсәрләр. Халыкчан рәссамның әсәрләре Әлмәт, Казан, Мәскәү күргәзмәләренә куелып, төрле елларда зур бәя ала. Галиевлар гаиләсе бер дигән өч ул устерәләр. Рәфис ага балалары белән дә бик горур,  Равиле Татарстан Республикасының атказанган артист  исеменә лаек булды

Әмма иң мөһиме, бер-берсенә  карата җылы җанлы, сабырлы булып, мәхәббәт хисләрендә янып, туган җиреңне, туган халкыңны яратып, хезмәт сөеп яшәү бит ул, дип хәбәр итә Азнакай районы “Ак калфак” оешмасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*