tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Республикада Туган тел көне һәм Г.Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган чаралар уза
Республикада Туган тел көне һәм Г.Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган чаралар уза

Республикада Туган тел көне һәм Г.Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган чаралар уза

26 апрель Туган тел һәм бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулган көн. Шул уңайдан бу көннәрдә республикада һәм шул исәптән Казанда да, төрле чаралар узачак.

Төп бәйрәм чаралары 26 апрель көнне үтә. Бу көнне иртәнге сәгать 9.00да республика җитәкчеләре Тукай скверындагы һәйкәлгә чәчәкләр китерәчәк.

Ә 9.30да М.Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт опера һәм балет театрында Туган тел көне һәм Г.Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган тантаналы концерт узачак. Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауретлары да шунда игълан ителер дип көтелә.

11.00дән 12.00гә кадәр Тукай скверында республика районнарыннан килгән үзешчән сәнгать осталары катнашында концерт узачак.

12.00дә исә Театр урамындагы Г.Тукай һәйкәле янында шигърият бәйрәме башлана.

27 апрель көнне Арча районының Яңа Кырлай авылында урнашкан “Г.Тукай Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы”нда шагыйрьнең туган көненш багышланган “Шигърият бәйрәме” оештырыла.

Республиканың муниципаль кино залларында режиссер А.Фетисовның «Габдулла Тукай. Мәхәббәтнең биш мизгеле», Ф.Дәүләтшинның “Күк капусы ачылганда” фильмнары күрсәтеләчәк.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*