enrutat
Баш бит / Ринат Закировка «Мөселман өммәте үсешенә керткән Өлеш өчен» медале тапшырылды
Ринат Закировка «Мөселман өммәте үсешенә керткән Өлеш өчен» медале тапшырылды

Ринат Закировка «Мөселман өммәте үсешенә керткән Өлеш өчен» медале тапшырылды

Бүген Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең 25 еллыгы уңаеннан пленум утырышы узды. Тантаналы юбилей җыелышында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Татарстанның бар мөселман дин эшлеклеләре – президиум әгъзалары, район имам-мөхтәсибләре, төбәк казыйлары катнашты.

1992 нче елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оеша. Мөфти бу хакта билгеләп, истәлекле дата турында болай диде: “Монда утыручыларның күбесе шаһитләр генә түгел, әлеге вакыйгаларда үзләре катнашучылар. Иң мөһиме шул: без тулы канлы һәм бар көченә эшли ала торган мөфтият кенә төзеп калмадык, барыннан да бигрәк – аның бердәмлеген һәм мөстәкыйльлеген саклап килдек”.

Аннары Камил хәзрәт Диния нәзарәтенең чирек гасыр дәвамында мәгариф, белем бирү, дәгъвәт, дини кануннарны үтәү буенча бердәмлек, социаль һәм мәгълүмати сәясәт өлкәсендә башкарган эшләре турында сөйләде. Бүген мөфтият эченә 1500дән артык теркәлгән мәхәллә һәм мәчет керә, ә бу исә Россия Федерациясендәге гомум мәчетләр саныннан дүрттән берен тәшкил итә. Безнең җирле органнар 48 мөхтәсибәт һәм 9 казыят белән билгеләнгән. Голәмалар шурасы, Казыйлар шурасы һәм Аксакаллар шурасы төзелгән һәм алар уңышлы эшлиләр. Татарстан Диния нәзарәте бүгенге көндә мәхәлләләр саны буенча Россиядә икенче урында тора.

Үзенең чыгышын тәмамлап, мөфти Камил хәзрәт имам-мөхтәсибәтләрне дин өлкәсендәге куйган хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. “Без шактый озын юл үттек, әмма узасы юллар күп әле. Мөселман өммәтенә хезмәт итү өчен мөфтиятнең ныклы нигезе булдырылган. Бердәмлекне саклап, без алдыбызда торган мәсьәләләрне уңышлы хәл итеп барабыз. Үзебезнең хезмәтебезне намуслы башкарып, без Татарстанның чәчәк атуына һәм аның рухи үсешенә үзебездән лаеклы өлешебезне кертәбез”, дип йомгаклады ул.

Соңыннан сүз мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдингә бирелде. Ул, Нәзарәтне оештыру вакытында булган тарихи вакыйгаларда турыдан-туры катнашучы буларак, үзенең докладында үткән гасырның 90-нчы еллар турында шәхси хәтирәләре белән уртаклашты һәм бер уңайдан мөхтәсибләргә өстенлекле эш юнәлешләрен билгеләде һәм алар алдында мәсьәләләр куйды.

Мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректор Рафикъ Мөхәммәтшин үзенең чыгышынңа Татарстанда дини мәгариф системасы барлыкка килү тарихында тукталды:

— 1990-нчы елларның беренче яртысында республикада күп кенә мөселман уку йортлары барлыкка килде.  Алар күбесенчә халыкара хәяри оешмалары хисабына тотыла. Ләкин без Татарстанда мәдрәсәләр 1980-нче елларның ахырыннан ук ачыла башлаулары турында да әйтә алабыз. Мисал өчен, Татарстандагы иң беренче мәдрәсәне Чистайда Габделхак хәзрәт Саматов 1990 елда ача.  Соңрак ул Казанга күчерелә. 1990-нчы елларның ахырына бездә инде 15 мәдрәсә була. Ә 1998 елда узган Бердәмләшү  Съездыннан алар нибары 8 генә кала.

Бүген исә Татарстанда 700-ләп мәчет каршындагы курслар, 9 мәдрәсә һәм ислам институты эшли, аларда 220 мөгалллим укыта һәм 4000нән артык шәкерт укый. Сентябрь аенда Болгар ислам академиясе ачылды.

Пленумның көн тәртибендәге сораулар булып шулай ук “Хәләл” стандартлары Комитеты эшчәнлеге белән танышу да бар иде. Комитет җитәкчесе Марат Низамов ТР МДН һәм Комитет тырышлыгы белән Россиядә хәләл  продукцияне җитештерү өлкәсендә Техник комитет барлыкка килүен әйтте. “Зәкят” Хәйрия фонды генераль директоры Ирек хәзрәт Җиһаншин исә үзенең чыгышында мөфтигә һәм мөхтәсибләргә социаль сәясәтне тормышка ашыруда актив катнашкан өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, тулы булмаган 2017 ел эчендә генә Фонд 45 авыру баланың дәвалау курслары өчен акча күчерде.

http://dumrt.ru

Пленумда мөфти Камил хәзрәт Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Зиннурович Закировка Татарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәтенең «Мөселман өммәте үсешенә керткән Өлеш өчен» медален тапшырды.

 

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*