enrutat
Баш бит / Риза хәзрәт киләчәкне кайгырткан
Риза хәзрәт киләчәкне кайгырткан

Риза хәзрәт киләчәкне кайгырткан

Мәшһүр җәмәгать эшлек­ле­се, озак еллар Диния нәзарә­тен­дә казый, мөфти вазифаларын башкарган Ризаэддин Фәх­­рет­диннең тууына 160 ел тулды. Ул өммәттәшләребезгә педагог, тарихчы, журналист буларак та яхшы мәгълүм. Шулай да кем соң ул Риза хәзрәт? Бүген ул без­гә беренче чиратта кайсы ягы бе­лән үрнәк? Шундыйрак сораулар белән Ш. Мәрҗани исе­мен­дәге Тарих институты­ның яңа тарих бүлеге мөдире, тарих фән­нәре докторы Илдус Заһи­дул­лин­га мөрәҗәгать иттек.

– Беренче чиратта ул – мәгъ­рифәтче. Икенчедән, дин галиме. Өченчедән, җәмәгать эшлеклесе. Әле монда дин галиме һәм җәмәгать эшлеклесе арасына аның тарихчы булуын да кертергә кирәк. Чөнки аның ”Әсар” дигән библиографик эше – фундаменталь хезмәт. Без әле аны кайта-кайта өйрәнәчәкбез. Биографиясенә караганда, аның тормышын берничә этапка бүләргә мөмкин. Яшьлек еллары һәм туган авылы Кичүчатта һәм күрше авылларда имамлык итүе. 1891 елдан 1906 елга кадәр Диния нәзарәтендә казый вазифасын башкаруы. Аннан соң, Рәмиевләр чакыруы буенча, ”Вакыт” газетасында баш мөхәррир булуы, тора-бара ”Шура” журналын ачып эшләве. Ягъни Уфадан соң Оренбург чоры бик әһәмиятле һәм нәтиҗәле. Соңрак, совет чорында кабат Уфага кайтуы һәм мөфти булып торуы.

Ничек кенә булса да, ул һаман дин-мәгърифәт тирәсендә кайнаган. ”Шура” дини-фәлсәфи проблемаларны күтәрүче иң җитди, иң саллы интеллектуаль журналыбыз булган. XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында ислам институтларын үзгәр­тү аша җәмгыятебезне алга этәрү юнәлешендә эшләгән ул. Миңа калса, төбәк тарихын өйрәнүчеләр иң беренче чиратта аңа рәхмәт әйтергә тиеш.Чөнки аның тәкъдиме белән моңарчы кадерсез яткан метрикә кенәгәләрен саклау өчен мөфти Мөхәммәдьяр Солтанов бина салдыра. Риза хәзрәт метрикә кәгазь­ләрен тәртипкә сала, затлы итеп, аларның тышкы дизайнын эшли. Метрикә ике телдә – татарча һәм урысча алып барылган.

Риза хәзрәт яңа төр мәхәллә үрнәге тәкъдим итә. Элек мәхәлләдә җәмигъ мәчет булса, анда өч рухани эшләгән. Хатип, имам һәм мәзин. Фәкать рухани зат кына укыта алган. Риза хәзрәт, һәр авылда җәдит мәктәбе булырга тиеш, дип тәкъдим итә. Элеккечә мәчет янындагы мәк­тәп кенә түгел, авылга кирәк хәтле мәктәп булырга тиеш. Икенчесе. Мулла төрле гыйбадәт-йола башкара: бала тугач, кеше үлгәч, никах булганда мәҗлесләргә йөри. Мөгал­лим исә укыту белән мәшгуль. Мө­тәвәллият оештырылырга һәм анда иң әхлаклы, бай, хәлле кешеләр булсын. Анда мулла керергә тиеш түгел. Мәчетне, мәдрәсәне, вакыфны мө­тә­вәллият карап тора. Әгәр җәмигъ мәчет бар икән, авыл халкы имамга өй салып бирер­гә бурычлы. Әнә Совет вакытында яңа килгән укытучыларга РОНО өй бирә иде. Интеллигенция вәкиле гаиләсе белән шун­да яши алсын. Шушындый ук нәр­сәне Риза хәз­рәт тәкъдим итә.

Бездәге кыенлык шуннан гый­ба­рәт: алты мең­ләп мәхәлләсе бул­ган унике мең мулла һәм Диния нәза­рәте бар. Тик шуларның икесе арасында бер институт та юк. Мулла өстеннән авыл халкы, яки бер мулла икенчесе өстеннән язмый торып, беркем килеп тикшермәгән, карамаган. Ахуннар округы булдырырга, бер округка якынча йөз мәхәлләне кертергә тәкъдим итә Фәхретдин. Бездә ахуннар булган булуын. Әмма хакимият аларга шундый округлар төзергә рөхсәт бирмәгән. Тәкъдим белән чыгучылар округны өч кеше­дән торган, җирле муллалар арасыннан сайланучы бер оешма итеп күрергә теләгән.

Риза хәзрәт Диния нәзарәтен өч юнәлешне берләштерүче өч үзәк итеп үзгәртеп корырга тәкъдим итә. Берсе – дин эшләре, икенчесе – шә­ригать һәм хокук эшләре, өченчесе – милли һәм дини мәгариф буенча. Моны Диния нәзарәте кысаларында эшләргә кирәк, ди ул. Дөрес, моның өчен әүвәл 1874 елда кабул ителгән указны гамәлдән чыгарып, мәктәп-мәдрәсәләрне кабат Диния нәзарә­тенә кайтарырга кирәк була. Милли мәгарифне үзебезнең кулга алу – Татарны саклау стратегиясенә кертү өчен менә дигән тәкъдим ич бу. Риза хәзрәт югары, гали мәдрәсә белән тәмамланучы, өч баскычтан торучы белем бирү системасы тәкъдим итә. Болгар ислам академиясе корып, без хәзер бу хыялны тормышка ашырып киләбез. Ул вакытта да чит илләрдә югары белем алган кеше­ләргә бездә эшләве, укытуы ансат булмаган, кечкенә хилафлыклары өчен дә аларны эштән чыгарганнар. Ул чакта бездә иң югарысы дигәне дә урта дини белем биргән. ”Ул вакытта хакимият­ләрнең безгә таләп-дәгъвасы кимер иде”, – дигән Р. Фәх­ретдин. Аның бик күп идея-тәкъ­димнәре шушы мәктәп-мәдрәсә­ләр­гә, укыту системасына бәйле. Татар җәмгыя­тенең үзгәрешен, яңары­шын ул яңа буын мөгаллимнәре, мөдәррис­ләре, муллаларын үстерү­гә бәйләп караган. Риза хәзрәт гыйлем алуны беренче планга куя, әлеге югары мәдрәсәдә укыган егетләребезне татарның элитасы булыр дип күзаллый. Шулай итеп ул Россиядә, Европада кертелгән системаны тагын да камилләштерүне, ислам диненә, мөселман җәмгыя­тенә кер­түне алга сөргән, – дип сөйләде ул безгә.

Ризаэддин Фәхретдин нәсыйхәтләре. 10 алтын кагыйдә

  1. Бала чактан алынган тәрбияне соңын­нан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас. 
  2. Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәт­лә­реннән кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. 
  3. Яхшы кеше булу өчен ялгыз тән сәламәтлеге генә җитми, рух сәламәтлеге дә кирәк! 
  4. Безгә бик арзанга төшкән, әмма бик кыйммәт бәяләнгән нәрсә – әдәплелек ул. 
  5. Кеше булу өчен гыйлем белән күркәм холык кирәктер. 
  6. Холкы гүзәл булган кыз бала – бөтен гаи­ләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер. Укыган вә холкын тәрбияләгән кыз – алтыннан да кыйммәтле вә энҗедән дә кадерле байлыктыр.  
  7. Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия – иң кирәкле бер эш булачактыр.
  8. Гаиләдә булган тәрбия – беренче тәрбия. Мәктәптә булган тәрбия – икенче тәрбия. Аннан соң булган тәрбия – өченче тәрбия. Бу тәрбиянең беренчесе – аналардан, икенчесе – мөгаллимнәрдән, өченчесе шулай ук мөгаллимнәрдән һәм укылачак китаплар һәм газеталар, дус мөгамәләдә булачак затлардан өй­рә­нәләр.
  9. Гадделлек. Гүзәл холыкларның иң гүзәле – гаделлектер. 
  10. Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер.

Рәшит Минһаҗ,
vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*