tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Россия мөслимәләре берлеге” рәисе Гәүһәршад исемендәге халыкара премиягә лаек булды
“Россия мөслимәләре берлеге” рәисе Гәүһәршад исемендәге халыкара премиягә лаек булды

“Россия мөслимәләре берлеге” рәисе Гәүһәршад исемендәге халыкара премиягә лаек булды

“Россия мөслимәләре берлеге” иҗтимагый оешмасы рәисе Наилә ханым Җиһаншина Иран Ислам Республикасында Гәүһәршад исемендәге халыкара дәрәҗәле премиягә лаек булды. Иранда актив иҗтимагый тормыш алып баручы мөслимәләр арасында халыкара конкурс узды.

Быел әлеге бүләккә бөтен дөньядан 8 хатын-кыз ия булды. Алар арасында – Россия, Нигерия һәм Гыйрактан берәр кеше, шулай ук Ираннан 5 конкурсант. Наилә ханым премиягә дәгъва итүче 20 кеше арасыннан, жюри әгъзалары тавыш биргәннән соң, иң күп балларга ия булды.

Премия төрки халыкларның Гәүһәршад патшабикәсе исеме белән аталып йөртелә. Хәзерге җәмгыять һәм Иран меценатлары Гәүһәршад исемендәге премияне ел саен Аллаһының ризалыгын алырга омтылган һәм үз гомерен халык өчен хезмәт итүгә багышлаган активистларга бирергә карар кыла.

Гәүһәршад бегим (1379-1457) – үзбәк аксөяге вәкиле һәм Гераттагы хәкимнең хатыны. Гәүһәршад бегим приказы буенча Гератта архитектура комплексы төзелә, ул үз эченә мәчет, мәдрәсә һәм мавзолейны ала. Иренең 1447 нче елда вафатыннан соң, властька үз оныкларының берсен алып килә. Тагын ун ел дәвамында Тигрдан Кытай чикләренә кадәр сузылган империя сәясәтендә зур роль уйный.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*