tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: Бу тарихта беренче очрашу, ләкин соңгысы булмас
Рөстәм Миңнеханов: Бу тарихта беренче очрашу, ләкин соңгысы булмас

Рөстәм Миңнеханов: Бу тарихта беренче очрашу, ләкин соңгысы булмас

Татарстан Президенты эшлекле визит белән Таҗикстанда. Рөстәм Миңнеханов биредәге җитештерү тармагы белән танышты, Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән очрашты. Визит барышында шулай ук әлеге республикада яшәүче милләттәшләребез белән күрешү дә каралган иде.

Рөстәм Миңнеханов Дүшәнбедә “Дуслык” татар-башкорт милли-мәдәни үзәге вәкилләре белән очрашты. Бирегә шулай ук Ригар, Курган, Тобе шәһәрләреннән дә татарлар килгән. Гомумән алганда, Таҗикстанда 15 меңнән артык милләттәшебез яши. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнашты.

Дүшәнбедә 25 елдан артык “Дуслык” татар-башкорт милли-мәдәни үзәге эшли. Аның белән биредәге иң актив милләттәшебез Римма Хәмзина җитәкчелек итә. Әлеге тырыш ханым республиканың башка шәһәрләрендә дә татар-башкорт оешмаларын эшләтеп җибәрүгә ирешә. Гореф-гадәтләрне саклап калу өчен, бәйрәмнәрне бергәләп оештыралар. Үзәкнең шигаре дә “Бердәм булыйк!”.

Васил Шәйхразиев Римма Хәмзинаның милләтебезгә хезмәтен югары бәяләп, рәхмәт һәм мактау сүзләрен җиткерде. “Дуслык” татар-башкорт милли-мәдәни үзәге җитәкчесе үзе дә чыгышында, Бөтендөнья татар конгрессы, шулай ук илчелек җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

“Тарихи Ватаныбыздан ерак булсак та, без һәрвакыт Татарстандагы яңалыкларны белешеп, кызыксынып торабыз,”-ди Римма Хәмзина. Үзләрендә дә Сабантуен, Тукайга, Җәлилгә багышланган чаралар, татар ашлары көннәрен оештыралар. Милли моңнарны сакларга тырышалар. Очрашудан файдаланып, Римма Хәмзина иҗат коллективларына костюмнар кирәклеген, ярдәм итү мөмкинлеге булмасмы дип үтенечен җиткерде.

Таҗикстандагы милләттәшләребез татар артистларының чыгышларын карарга тели. “Җыр һәм бию дәүләт ансамбле килсә, халыкның күңеле тагын да күтәрелер иде,”-дип белдерде “Дуслык” татар-башкорт милли-мәдәни үзәге җитәкчесе.

«Дуслык» татар-башкорт милли-мәдәни үзәге идарәсенең шәрәфле әгъзасы Тәскирә Мирхәйдәрова  үз чыгышында, Нәүрүз, Сабантуе кебек бәйрәмнәрне оештыру, безгә берләшергә ярдәм итә, диде. Иртәгә Нурек шәһәрендә Нәүрүз үткәрелә. Казаннан килгән делегациягә аны барып карау мөмкинлеге булачак. Кунакларны шунда чакырдылар.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев шулай ук  Таҗикстанда оештырылучы сабантуеның әһәмияте хакында фикерен җиткерде. Бирегә төрле шәһәрләрдән 700 ләп кеше җыела, ди ул. Милли бәйрәм яшьләр өчен дә үрнәк.

“Яшьләр актив,”- ди «Дуслык» татар-башкорт милли-мәдәни үзәгенең рәис урынбасары Нурия Якупова. Аларны бер канат астына 2010 нчы елда туплый алганнар. Тукай, Җәлилгә багышланган кичәләрдә актив катнашалар икән. Казанга форумнарга да киләләр. Бер оешмага тупланганнан соң, үзара танышып, 40 лап татар гаиләсе барлыкка килгән. Бүген яшьләр, балалар мәртәбәле кунаклар каршында чыгыш та ясады.

Очрашу ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Таҗикстандагы татарлар белән бу тарихта шундый беренче күрешү икәнен ассызыклады. Ләкин соңгысы булмас, диде. Милләттәшләребезнең теләкләре исәпкә алыначагын, татарча китаплар, костюмнар җибәреләчәген дә әйтте, артистлар да килер дип ышандырды. Татар телен, гореф-гадәтләрне саклаулары өчен рәхмәтен җиткерде.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов «Дуслык» татар-башкорт милли-мәдәни үзәге рәисе Римма Хәмзинага,  «Дуслык» татар-башкорт милли-мәдәни үзәге идарәсенең шәрәфле әгъзасы Тәскирә Мирхәйдәровага,  «Дуслык» татар-башкорт Милли-мәдәни үзәгенең рәис урынбасары Нурия Якуповага рәхмәт хатларын тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*