tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов кытай «Ашамлыклар шәһәрендә»ге “Татарстан йортында” булды
Рөстәм Миңнеханов кытай «Ашамлыклар шәһәрендә»ге “Татарстан йортында” булды

Рөстәм Миңнеханов кытай «Ашамлыклар шәһәрендә»ге “Татарстан йортында” булды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында продуктлар импортлау буенча «Ашамлыклар шәһәре» (World Food City) буларак бөтен дөньяга  мәгълүм халыкара үзәктә булды.

Продуктлар импортлау буенча халыкара үзәк – төбәк һәм индивидуаль брендлар стендлары урнашкан күргәзмә павильоны. Үзәк Шэньчжэн шәһәрендә урнашкан. Үзәк 2017 елның 26 октябрендә ачылган. Гомуми мәйданы 550 мең кв.м. Проектны гамәлгә ашыруга 460 млн. АКШ доллары  күләмендә инвестицияләр кертелгән.

Продукциянең һәм хезмәт күрсәтүләрнең төп төрләре: авыл хуҗалыгы һәм ашамлык продуктлары; туризм, спорт, ял итү; инвестицияләр һәм халыкара интеграция.

Продуктлар импортлау буенча халыкара үзәк Кытай сәүдә челтәрләренә турыдан-туры чыга һәм 2 миллионнан артык Кытай һәм Гонконг күпләп сату һәм ваклап сату кибетләре уникаль Шэньчжэнь финанс-икътисадый гигаполисы аша арадашчыларсыз һәм югалтуларсыз диярлек эшли.

Продуктлар импортлау буенча халыкара үзәктә Татар Йорты да оештырылган, мәйданы 500 кв.метрдан артык, анда Россиядән 25 экспортёрлар вәкиллеге эшли. «Татар Йорты» идарәче компаниясе – QianHai Daway Shopping (Shenzhen) Technology Co.LTD.

Шэньчжэндагы әлеге Продуктлар импортлау буенча халыкара үзәгенә бәя биреп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә: «Кытай белән хезмәттәшлегебезнең практик нәтиҗәләреннән берсе World Food City үзәге белән багланышлар булу күркәм күренеш. Бу брендлар өчен күргәзмә павильоны гына булмаган, сәүдә итү, инвестицияләр җәлеп итү урыны, бизнес өчен уңайлы платформа булган яңа үзәкнең эшенә сокландык без. Быел сентябрь аенда World Food City идарәче компаниясе делегациясе Татарстан Республикасында булды. Бүген монда Татар Йорты павильоны эшли. Без Татарстан продукциясен Кытай базарына тәкъдим итү мөмкинлегенә бик шатбыз. Ышанам, World Food City белән партнерлык һәм КХРда үз товарларыбыз базарын киңәйтү Россиядә үз товарларын һәм продуктларын уртак җитештерү белән кызыксынучы Кытай инвесторларын җәлеп итүгә ярдәм итәчәк».

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*