tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Татарстанның 100 елда зур уңышларга ирешүен әйтте
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның 100 елда зур уңышларга ирешүен әйтте

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның 100 елда зур уңышларга ирешүен әйтте

Татарстан соңгы 100 елдагы тарихында зур уңышларга ирешеп, бүген иң алдынгы төбәкләр сафына басты. Бу хакта Татарстан Президенты ТАССРның 100 еллыгын ачу тантанасында әйтте. Бәйрәм вакыйгасы бүген «Казан Экспо» Күргәзмәләр үзәгендә урнашкан Илһам Шакиров исемендәге концерт залында оештырылды.

Өч меңгә кадәр тамашачы сыйдырышлы залга Татарстанның һәм татар дөньясының сәясәт, мәдәният, мәгариф һәм фән, дин эшлеклеләре җыелды.

Президент татарстанлыларны, кунакларны бәйрәм белән тәбрик итте. «Әлеге тарихи дата үткәннәргә нәтиҗә ясау, киләчәккә күз салу өчен мөһим», — диде ул. Рөстәм Миңнеханов республиканы социаль-икътисади, рухи-мәдәни яктан аякка бастырган әһәмиятле һәм авыр вакыйгаларны санап үтте. Халыкка революцияләр, колхозлаштыру чорлары, репрессияләр, Бөек Ватан сугышлары, илдәге сәяси корылыш үзгәртелгән елларны кичәргә туры килүен әйтте.

«Совет чорында автономияле республика буларак ныгып, ТАССР чорында алга таба төбәгебезгә милли-мәдәни, сәяси-икътисади үсеш өчен шартлар тудырылды», — дип бәяләде Рөстәм Миңнеханов.

Ул үзгәртеп кору елларыннан соң республиканың яңа тарихындагы уңышларында беренче Президент Минтимер Шәймиевнең казанышлары зур, дип искәртте. Бу сүзләрне хуплап зал Минтимер Шәймиевкә алкышлар бүләк итте. Беренче Президент башка кунаклар белән бергә тамаша залында утыра иде.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин исеменә дә рәхмәтләр җиткерде. «Илебез башлыгы безнең республикага һәрьяклап теләктәшлек белдерә», — диде.

«Татарстан белән без бүген горурлана алабыз, иртәгәге көнгә ышанып яшибез», — диде ТР Президенты. 2020 елда әлеге вакыйгага багышлап республикада бик күп чаралар узачаганын да әйтте. Мәсәлән, яңа ачылачак метро станциясе «ТАССРның 100 еллыгы» исемен йөртәчәк.

Лилия Гаделшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*