tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты
Рөстәм Миңнеханов Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты

Рөстәм Миңнеханов Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Бөек шагыйрьнең туган көненә багышланган тантана Тукай мәйданында узды.

Чарада шулай ук Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Дәүләт Советы депутаты Рәзил Вәлиев катнаштылар.

Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләрне БТК Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров салды.

Шигърият яратучыларны көн­дез­ге сәгать уникедә Муса Җәлил исемен­дәге опера һәм балет театры мәйданында урнашкан Тукай һәйкәле янында көтеп калалар.

Төштән соң “Казан Экспо” күргәзмә үзәгендә Илһам Шакиров исемендәге концерт залында тантаналы концерт узачак. Бүген аның ачылышы да була.Тукай премиясенең быелгы ияләрен дә әнә шунда бүләкләячәкләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*