tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабан туеның иң матур бизәге – көрәш
Сабан туеның иң матур бизәге – көрәш

Сабан туеның иң матур бизәге – көрәш

…Сабан туйларында бөек татар халкыбызның милли көрәше иң матур бизәкләрнең берсе булып санала, — дип сөйли Шенталы районы Денис авылының милли көрәш вете­раны Наил Зөфәр улы НУРУЛЛИН.

– Бала чагымнан ук бил алышырга яраттым. Армия хезмәтенә алынгач та спорт белән шөгыльләнүемне туктатмадым. Хезмәтемне тә­мамлап, авылга кайткач та, Сабан туе мәй­данына ашыкканымны хә­тер­лим. Ул чакта да беренче урынны яулап, батыр калган идем.

Менә нәкъ шул чакта булачак тормыш иптәшемне — Талиямне үземә гашыйк иттем. Сөйләшеп озак та йөрмәдек, өйләнешеп, гаилә корып җи­бәрдек. Бер-бер артлы кызыбыз Гөлфия һәм улыбыз Рафаэль туды. Бүгенге көндә балаларыбыз Себердә яшиләр, биш оныгыбыз бар. Мин гомерем буе машина йөртүче, ә Талия мәктәптә лаборантка булып эшләп, лаеклы ялга чыктык. Хәзер инде дин гамәлләрен үтәп яшәргә тырышабыз, онык­ла­рыбызга сөенеп туялмыйбыз.

Наил абый сүзләренә караганда, ул Шенталы районының башка милләт вәкилләре үт­кәргән бәйрәмнәрдә дә еш кат­нашкан. Мәсәлән, чуваш­ларның Акатуй бәйрәмендә биш ел рәттән беренчелекне беркемгә дә бирмәгән. Ә соңгы елларда ул хөкемдар булып тора.

Денис авылының элеккеге Сабантуе батырларын искә төшереп утырабыз — Әхмәт Моратшин, Сәхаб Загиров, әтиле-уллы Галимҗан һәм Гамил Галләмовлар, Рәшат Вахитов, Җәүдәт Мостафиннар… Газета битләрендә аларның исемнәрен атап бетереп тә булмас иде. Авылдашлар бу батырларны барысын беләләр һәм яраталар, Сабан туйлары җиткән саен яхшы сүз белән искә алалар, балаларына үрнәк итеп күрсәтәләр.

– Ә менә бүгенге авыл яшь­ләре арасында көрәш яратучылар күп түгел, — дип көрсенә көрәшче. — Ел саен авылыбыз Сабан туенда чит җирләрдән килгән ир-егетләр сарыкны алып китәләр. Минемчә, милли көрәшне саклап калуда мәктәп беренче урында торырга тиеш — кече яшьтән үк балаларда милли көрәшкә карата мәхәббәт тәрбияләргә һәм аның бөтен нечкәлекләренә төшендереп үстерергә кирәк. Бернинди әзерлексез мәйданга чыгып, бил алышып, батыр калып булмый шул.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

 «Бердәмлек».

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*