tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабантуйлардан фотосурәтләр көтәбез!
Сабантуйлардан фотосурәтләр көтәбез!

Сабантуйлардан фотосурәтләр көтәбез!

Бөтендөнья татар конгрессы,  2018 елда дөньяның татарлар яши торган барлык почмакларыннан Сабантуйларда төшерелгән фотосурәтләрне  бергә туплап,  фотоархив булдырырга карар кылды. Милләтебез байлыкларын киләчәк буыннарга интернет киңлекләрендә тарихи ядкарь итеп калдыру эшендә һәрберегез катнаша ала.

Шул уңайдан, Сабантуй-2018гә багышланган фотосурәтләр бәйгесе игълан итәбез. Моның өчен үзегез катнашкан Сабан туенда төшерелгән кызыклы фотосурәтләрне безгә   konkurs@congress.tatar адресына юллый аласыз.  Иң шәп, кызыклы һәм истә кала торган фотосурәт җибәрүчеләргә конгресс махсус бүләкләр дә әзерли.

Бәйге шартлары буенча, сурәтләрне юллаганда исемегез, фотографиянең кайда төшерелгән булуы турында мәгълүмат булуы шарт. Бәйгедә җиңүчеләр сайтыбызда фотосурәткә тавыш бирү юлы белән сайланып алыначак.

Эшләр 1 августка кадәр кабул ителә. Сентябрь аенда бәйгедә җиңеп чыккан фотосурәтләр Казан шәһәренең Карл Маркс урамы, 38\5 адресы буенча урнашкан Бөтендөнья татар конгрессының яңартылган бинасында урнашкан күргәзмәдә урын алачак.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*