tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара шәһәре “Татарча диктант” акциясенә кушыла!
Самара шәһәре “Татарча диктант” акциясенә кушыла!

Самара шәһәре “Татарча диктант” акциясенә кушыла!

Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала.

 27 октябрьдә 20 илдә һәм 60 төбәктә “Татарча диктант” акциясе узачак. Самар шәһәре дә аңа кушыла: 10.00 сәгатьтә диктантны «Яктылык» татар мәктәбендә (А.Матросов урамы, 11а), 15.00 сәгатьтә Халыклар дуслыгы йортында (Воронежский урамы, 9) язачаклар.

Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала.

Оештыручылар – «Яктылык» татар мәктәбе, өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*