tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара татарлары балалар Сабан туена чакыра
Самара татарлары балалар Сабан туена чакыра

Самара татарлары балалар Сабан туена чакыра

23 июньдә Камышлы районында урнашкан Иске Ярмәк авылындаматур традициягә әйләнеп киткәнбалалар һәм яшүсмерләр өчен Сабантуй үткәреләчәк. Аны мәдәният, халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, укытучылар, җирле үзидарә җитәкчелеге һәм авыл мәчете оештыра. 

Бүген безнең алдыбызда торган бурычларның иң мөһиме – киләчәк буынга үз туган телләрен өйрәтү, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары, милли әдәбияты белән таныштыру. Татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре, көн-күреш һәм тел үзенчәлекләре халык уеннарында киң чагылыш таба. Татар халкының уеннарын балалар бик тиз өйрәнә һәм бик теләп уйный. Уеннар бала өчен туган телен камилләштерүнең беренче чарасы булып тора. Уен – нәни шәхесне әдәплелекнең төп кагыйдәләренә өйрәтүдә безнең иң турылыклы, ышанычлы ярдәмчебез. Чөнки ул – бала тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар тәрбия чыганагы буларак, баланың төрле яктан үсүенә йогынты ясый. Аларда катнашу сабыйга физик көчен, җыр-биюгә осталыгын, сүз байлыгын арттырырга ярдәм итә. Күмәк эшләү, ярдәмләшү, шәфкатьлелек, кушканны үтәү кебек уңай  сыйфатларны үстерә.

Чара 9.30 сәгатьтә башлана. Программада — милли җырлар һәм биюләр, уеннар һәм бәйгеләр, корбан мәҗлесе.  Бәйрәмгә рәхим итегез!

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*