tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада яңа календарь дөнья күрде
Самарада яңа календарь дөнья күрде

Самарада яңа календарь дөнья күрде

Самара татарлары, татар мәдәнияте һәм фәненең та­нылган шәхесләре тормышы белән бәйле даталар күр­сә­телгән яңа өстәл календаре дөнья күрде.

Аны, “Самара татарлары” журналының кушымтасы буларак, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте бастырды. Тиздән журналның да яңа, быелгы саны чыгачак.

“Әлбәттә, Самара та­тар­ларының тарихын өстәл календаренда гына яктыртып бетереп булмый. Шулай да аны яшь буында үзебезнең мәдәнияткә һәм тарихка кызыксыну уятырлык мәгълүматларга бай итеп ясарга тырыштык”, — дип сөйли календарьны бастырып чыгаручылар. Оешма 2015 елда шундый ук календарьны бастырган һәм самаралылар аңа югары бәя биргән иделәр.

Татар календарен “Кулинария на Революционной” (Самара, Революционный урамы, 142нче йорт) кибетендә, Самараның Җәмигъ мәчете (Стара-Загора урамы, 54нче йорт) йортында урнашкан “Чәй­ханә”дә һәм “Хәләл ризык­лар” кибетендә сатып алып була.

«Бердәмлек» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*