enrutat
Баш бит / Санкт-Петербургта Татар мәдәният үзәге булырмы?
Санкт-Петербургта Татар мәдәният үзәге булырмы?

Санкт-Петербургта Татар мәдәният үзәге булырмы?

Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары,  Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Ленинград өлкәсенең Дуслык йортында Россия Федерациясенең Төньяк-Көнбатыш округы төбәкләрендә эшләүче татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты.

“Бүген без Г.Тукай һәм М.Җәлил һәйкәлләренә чәчәк салдык, вәкиллектә булдык, музейны карадык. Эшләгән эшләр байтак, тагын да активлаштыру өчен нәрсәләр эшли алабыз, бу хакта фикер алышырга кирәк”, – дип очрашуны ачып җибәрде Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.

Алга таба ул кыскача округларда узучы очрашулар турында мәгълүмат бирде. Моңарчы очрашулар Новосибирскида, Чиләбедә, Хабаровскида, Мәскәүдә оештырылган. Якын арада – Ульяновскида һәм Әстерханда көтелә.

Август башында Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы съездында булган үзгәрешләре хакында әйтеп үтте.

“Татар конгрессы 25 ел үзенең нигезен төзеде. Аның эшчәнлеген тагын да активлаштыру өчен 75 кешедән торган Милли Шура төзелде. Милли Шура елга 1 тапкыр җыела. Ел буе эшләнәсе эшләрне билгели”.

В.Г.Шәйхразиев әйтүенчә, татар конгресс даими өч министрлык белән актив эшли: мәгариф, мәдәният һәм яшьләр.

Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтын да билгеләп үтте.

“Бүгенге көндә сайт актив эшли башлады. Татар кешесе кайда гына яшәсә дә, иртән торгач конгресс сайтына кереп карап, татар дөньясы яңалыкларыннан хәбәрдар булырга тиеш”.

Шулай ук, Милли Шура рәисе “Яңа гасыр” телеканалы,  аның 7 корпункты барлышы һәм тиздән тагын да корпунктлар ачылуы турында әйтеп узды.

Узган ел  килеп туган татар теле мәсьәләсе башкарылган эшкә нәтиҗә ясарга этәргеч биргәнлеген һәм хәзерге вакытта махсус Югары уку йорты булдыру буенча эш алып барылуын искәртеп узды.

“Күп нәрсә үзебездән тора, -диде ул. – Бергә җыелганда татарча сөйләшмәсәк, телне саклап калу кыен булачак. Без тарихны да яхшы белергә, үзебезнең яхшы сыйфатларыбызны күрсәтә белергә тиешбез”.

Очрашу барышында татар оешмалары җитәкчеләре тарафыннан төрле фикерләр, тәкъдимнәр, татар конгрессының башкарма комитетына карата тәнкыйть сүзләре яңгырады.

Санкт Петербург вәкилләренең фикеренчә, биредә Татар мәдәният үзәге булырга тиеш. Шәһәрдә бик күп рәссамнар, сынчылар бар. Аларның эшен күрсәтергә урын юк. Әгәр бина булса күп мәсьәләләр хәл ителер иде.

“Телне саклауда иң зур көч – татар моңы, татар җыры. Санкт — Петербургтагы консерватория каршында татар җыры үзәген булдыру кирәк”. – дигән тәкъдим белән чыкты Ринат Магдеев.

Ш.Әхмәтшин фикеренчә, Милли Шура үз алдына зур масштаблар куярга тиеш. Мәсьәлән, Төрки халыкларының алтын боҗрасын булдыру. Шулай ук, Шамиль әфәнде Казанда узган конкурс-бәйгеләрдә  читтән килгән татарларга игътибар бирелмәвенә басым ясады.

Бу шелтәгә В.Г.Шәйхразиев исә: “Читтә яшәүче талантлы шәхесләребезне аерым фестивальгә җыярга кирәк, — дип җавап бирде. – Миңа бүген китапханәче ханым белән очрашырга туры килде. Аның белән сөйләшкәннән соң Муса Җәлил укуларын үткәрү тәкъдиме белән чыктым. Бер яктан без Мусаны күтәрәбез, икенче яктан батырлыкны күрсәтәбез”.

Сөйләшү барышында Тосно татарларына — бина, шәһәрләрдә гыйбадәт йортлары кирәклеге хакында фикерләр яңгырады.

Очрашу барышында шулай ук 2018 елның 18 мартында узачак сайлауларда һәм дә 2020-че елда халык санын алу компаниясендә актив катнашуны булдырырга, чын саннарга ирешергә тырышу өчен халык белән хәзердән үк актив эшләргә кирәклеген азсызыклап узды Милли Шура рәисе.

Фикер алышу вакытында, Шамил Әхмәтшин үзен борчыган сорауны яңгыратты: “Татар халкының миссиясе нидән гыйбарәт икәнен билгеләргә телибез”.

“Безнең иң зур миссия — телебезне, гореф-гадәтләребезне һәм милли үзенчәлегебезне саклау”, -дигән җыавап бяңгырады Милли шура рәисенән.

Бүгенге чарада катнашучылар Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеккә оешмаларны берләштереп торган өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Искәртеп үтәбез, Төньяк-Көнбатыш округта 63 705 татар яши:

  • Карелия Республикасы – 1888;
  • Коми Республикасы – 10779;
  • Архангельск өлкәсе – 2335;
  • Калининград өлкәсе – 4534;
  • Ленинград өлкәсе – 8693;
  • Федераль әһәмияттәге Санкт Петербург шәһәре — 30857;
  • Ненец автоном округы – 209.

Болардан тыш, татар милли оешмалары булмаган, әмма татарлар яши торган берничә төбәк тә бар:

  • Вологда өлкәсе – 1519;
  • Новгород өлкәсе – 1658;
  • Псков өлкәсе – 1233.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*