tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Саумысыз, авылдашлар”
“Саумысыз, авылдашлар”

“Саумысыз, авылдашлар”

1 июль көнне Башкортстанның Кушнаренко районы, Байталлы татар-мишәр авылында “Саумызыз, авылдашлар” дип аталган милли-мәдәни чара булып үтте. Чара авыл мәчетендә Коръән уку белән башланып китте, сугышта үлгәннәргә дога кылынды.

Авылның 310 еллыгына туры китереп уздырылган бу бәйрәм кысаларында Сабантуй уеннары, ат чабышлары да булды. Каен урманы яланында уздырылган бу бәйрәмгә Байталлы авылы халкы белән бергә тирә-күрше авылларда яшәүчеләр килгән, Байталлыдан чыккан күп кунаклар кайткан иде.

Шулай ук бу милли чарада район хакимияте башлыгы, сәнгать әһелләре, татар эшмәкәрләре дә катнашты. Татарстаннан сәламнәрне һәм Бөтендөнья татар конгрессының бүләк-котлауларын язучы, җәмәгать Фәүзия Бәйрәмова тапшырды. Байталлының авыл бәйрәме үзенең халыкчанлыгы, милли рухлы булуы белән аерылып торды, аның бөтен чыгымнарын шушы авылдан чыккан яки биредә яшәүче татар эшмәкәрләре күтәрде.

Материал “Фейсбук” социаль челтәреннән алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*