tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Себер йолдызы» һәм «Татар егете» бәйгеләре сезне катнашырга чакыра
«Себер йолдызы» һәм «Татар егете» бәйгеләре сезне катнашырга чакыра

«Себер йолдызы» һәм «Татар егете» бәйгеләре сезне катнашырга чакыра

Төмән өлкәсенең татарлар конгрессы яшь егетеләр һәм кызларны X ачык региональ «Себер йолдызы» һәм «Татар егет» бәйгеләрендә катнашырга чакыра.

2017 елда бәйгеләр 10нчы мәртәбә үтәчәк. Катнашу мөмкинлеге 18дән – 28 яшьтәге яшьләргә бирелә. Алар үз исемләрен танытып, уңышлар яулый алалар.

Бәйгеләрнең финалы 7 апрель көнне “Нефтянник” мәдәният сараенда үтәчәк.

Финал шоуда танылган артистлар, татар эстрада йолдызларының катнашуы көтелә. Ә бәйгенең финалистларына күп һәм зур бүләкләр әзерләнгән. “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” исемнәрена лаек булган кыз белән егет акча сертификатлары белән бүләкләнәчәк. “Себер йолдызы” Төмән өлкәсе исеменән халыкара “Татар кызы – 2017” конкурсында катанашаячак.

X ачык региональ «Себер йолдызы» һәм “Татар егете” бәйгеләренең кастинглары 25 һәм 26 февраль көннәрендә Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә Щербакова урамы 4 йорт,11 төзелеш адресы буенча үтәчәк.  

Посмотреть на карте Тюмени

Анкеталарны [email protected], [email protected] адреслары буенча кабул итәләр.

Телефоннар: 8(3452) 64-03-30, 78-35-70, 693-025, 693-556

Тулырак мәглүмәт: siberia-zvezda.ru; ktto.ru; tyumen-ctk.ru.

Төмән өлкәсе татарлары конгрессының матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*