tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Сәламәт азык – сәламәт милләт» халыкара фәнни-гамәли конференциясенең резолюциясе

«Сәламәт азык – сәламәт милләт» халыкара фәнни-гамәли конференциясенең резолюциясе

2018 елның 15 май көнне Казан шәһәрендә узган «Сәламәт азык – сәламәт милләт» халыкара фәнни-гамәли конференция катнашучылары – Россия фәннәре академиясе һәм Казан дәүләт медецина университеты галимнәре, шулай ук Россия регионнарыннан, БДБ һәм Чит илләрдән килгән галимнәр Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасы дәүләт учрежденияләренең  милләт сәламәтлеген үстерү һәм ныгытудагы эшчәнлеген уңай бәялиләр.

Әлеге конференция  2017 елның ноябрендә узган “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының нәтиҗәсе буларак Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов йөкләмәсе буенча уздырылуы да аерым игътибарга лаек.

Конференция катнашучылары сәламәтлек кешелек яшәешенең һәм иҗтимагый үсешнең төп шарты булуын ассызыклый. Татарстан Республикасы соңгы ун елда сәламәтлекне саклау һәм халыкка медецина хезмәте күрсәтүне яңа югары дәрәҗәдә тәэмин итә. Конференция катнашучылары билгеләп узганча республикада сәламәт яшәү рәвеше актив үсә, яшьләр арасында төрле савыктыру хәрәкәтләре барлыкка килә, республика халкына сәламәтлек буенча белем бирелә. Шулай ук азык-төлек продуктлары һәм суның куркынычсызлыгына да игътибар бирелә, экологик һәм социаль мохит яхшыртыла.

Россия регионнарыннан, БДБ һәм Чит илләрдән килгән галимнәрнең чыгышларын тыңлап, катнашучылар белән фикер алышкач, фәнни-гамәли конференция түбәндәге тәкъдимнәрен чыгара:

  • «Сәламәт азык – сәламәт милләт» халыкара фәнни-гамәли конференциясен һәр ел саен уздыруны хупларга һәм сәламәтлек өлкәсендәге тәҗрибәләрне таратуда теләктәшлек күрсәтергә.
  • Дөньяның сәламәтлек индустриясе тәҗрибәсен кулланып эш итүче Россия регионнары, БДБ һәм чит ил галимнәрен чакырып сәламәт яшәү рәвеше  моделен булдыру буенча эшләр алып барырга.
  • Милләт сәламәтлеген үстерү һәм ныгыту аша Татарстан Республикасының социаль-икътисади һәм фәнни потенциалы үсешененә ярдәм итәргә.
  • “Татар-Тур” халыкара туристик проекты кысаларында Татарстан Республикасының РФ регионнары һәм чит илләр арасында гуманитар хезмәттәшлекнең бер төре буларак медецина туризмын үстерергә.
  • Татарстанның шәһәр һәм авыл җирлекләрендә яшәүче урыс һәм татар балаларының (сан буенча иң күп булуларын исәпкә алып) буйлары һәм үсешенә кагылышлы морфологик үзенчәлекләре буенча тикшерүләрне кулланып, әлеге өлкәдә хәзерге заман балаларында антропометрик үзенчәлекләр үсеше буенча тикшерүләрне  дәвам итәргә.
  • Гаиләләргә социаль ярдәм программасы нигезендә, сабый балалары һәм мәктәпкәчә балалары булган гаиләләрне махсус “Хәләл ”азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүне хупларга

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*