tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Семейда Сабантуй узды
Семейда Сабантуй узды

Семейда Сабантуй узды

15 июнь көнне Семейның (Казахстан) Полковничий утравында Сабантуй узды. Быелгы бәйрәмнең ачылышы Сабантуй әләмен күтәрүдән башланды.

Әлеге җаваплы миссия Бөек Ватан сугышы ветераны, Семейның Татар иҗтимагый үзәге оештыручыларының берсе Габделгазиз Әхмәровкә һәм нәфис гимнастика буенча спорт мастеры Камилла Сафинага тапшырылды. Үз чыгышында Габделгазиз Гайнетдин улы Сабантуйның төрле милләт халыкларын берләштерә торган бәйрәм булуын билгеләп үтте. Хөрмәтле аксакал безнең уртак йортыбыз – Казахстанга тынычлык һәм татулык, киләчәктә дә халыклар арасында бердәмлекнең артуын теләде.

Шәһәр акимы урынбасары Зауреш Исабаева, Казахстанның Көнчыгыш өлкәсенең Казахстан халыклары ассамблеясы секретариаты урынбасары Еркинкек Аязбаев да бәйрәм белән котлады. Семейдагы Сабантуй уңаеннан Татарстан җитәкчелегеннән килгән телеграммалар да укылды.

Бәйрәм чаралары берьюлы берничә мәйданда үтте. Төп сәхнәдәге концертны татарча бию белән балет мәктәбе шәкертләре ачты. Хореография номерлары белән беррәттән вокаль һәм инструменталь номерлар да булды.

Гадәттәгечә, Семей Сабантуенда Татарстан артистлары да чыгыш ясады. Алар арасында халыкара конкурслар лауреаты Рузия Хәйретдинова, Татарстанның атказанган артисты Рамил Миндияр бар иде.

Татар җырлары белән беррәттән башка халыкларның да көйләре яңгырады бәйрәмдә. Ә төп сәхнә янындагы үзешчәннәр сәхнәсендә һәрбер теләгән кеше үз сәләтен күрсәтә алды. Халыклар дуслыгы йортының милли-мәдәни үзәкләре чатырларында исә Семейда яшәүче халыкларның мәдәнияте белән танышып булды.

Халык зур кызыксыну белән гер күтәрү, аркан тартышу, кул көрәштерү, көрәш ярышларында катнашты. Балалар өчен махсус мәйданчык та оештырылган иде.

Сабантуй, башка бәйрәмнәр кебек, халыкларның берләшү үрнәге булып торды.

Эльдар Нуруллин, “Интертат” ЭГ тәрҗемәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*