tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шагыйрь Разил Вәлиев Ульяновскида
Шагыйрь Разил   Вәлиев  Ульяновскида

Шагыйрь Разил Вәлиев Ульяновскида

 “Бер алманы бишкә бүләек..”. Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевнең Ульяновскидагы иҗат кичәсе әнә шундый шигъри исем астында узды.  Халкыбызның танылган  язучысы белән очрашуга семберлеләр төбәкнең татар мәдәният Үзәгенә зал тутырып, кышкы салкыннарга карамастан, кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре белән килде. 

Шөкер, татар шагыйрьләре белән булган очрашу кичәләрен караганнан соң, халык шигырь яратмый, китап укымый дигән сүзләрнең дөрес түгеллегенә тагын бер кат инанасың. Бу юлы да шулай булды-халкыбызның танылган шагыйре Разил Вәлиев белән мондый очрашуга семберлеләр зал тутырып килде.

Шагыйрь  белән мондый очрашу  алты ел элек шәһәрнең милли китапханәсендә узган иде. Ул чакта барлык тамашачыларга да урын җитмәгәнлектән, оештыручылар бу юлы очрашуны зур залы булган өлкә татар мәдәният үзәгендә үткәрергә булганнар.

Әдәби кичәдә шагыйрьнең төрле елларда язылган шигырьләре укылды. Аларны, тамашачыларга  автор гына түгел, ә мәдәни үзәкнең театр артистлары да укыды.

Әдәбият һәм сәнгать сөючеләргә яхшы билгеле- Разил Вәлиев сүзләренә язылган җырларның саны берничә дистә белән генә түгел,ә йөзләр белән исәпләнә. Төрле елларда  яңгыраган һәм төрле җырчылар башкарган  байтак җырлар Сембер сәхнәсен дә бизәде.

Бу көнне татарның танылган, ә семберлеләрнең яраткан  шагыйрен иҗат бәйрәме белән котларга өлкәнең мәдәният министры урынбасары да килде. Ул Разил Вәлиевка министрлыкның мактау грамотасын тапшырды.   Ә ике төбәк арасындагы иҗади хезмәттәшлекне үстерүгә керткән өчен Ульяновск шәһәре башлыгыннан шагыйрьгә истәлекле бүләк белән Рәхмәт хаты бирелде. Гомумән, бу көнне татарның данлыклы улын иҗат кичәсе белән котларга килүчеләр, кем әйтмешли, чиратка бастылар.

Бәйрәмгә килүчеләрнең байтагы әле очрашудан чыккач та үз тәэсирләрен безнең белән дә уртаклашты.

Шунысы игътибарга лаек, бүгенге шигырь бәйрәменә килүчеләрнең байтагы үзләре белән өйләреннән Разил Вәлиевнең төрле елларда чыккан китапларын да алып килгән.

Очрашу тәмамлангач та, чират торып  күпләр шагыйрьдән автограф алды, фотога төште. Шуларны күргәч, ничек инде халык татарча сөйләшми, китап укымый дисең?!

Ике сәгатьтән артык барган кичәнең гармун уйнаган мизгелләрендә тамашачы да түзеп утыра алмады, бер картлыкта, бер яшьлектә дигәндәй биергә чыкты.

Рамис Сафин Ульяновск.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*