tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шагыйрә Клара Булатованың юбилей кичәсе
Шагыйрә Клара Булатованың юбилей кичәсе

Шагыйрә Клара Булатованың юбилей кичәсе

клара булатова афиша8 апрель көнне сәгать кичке 5 тә Габдулла Тукай клубында шагыйрә Клара Булатованың 80 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була.

***

Клара Гариф кызы Булатова 1936 елның 18 мартында Сарман районы Татар Карамалысы авылында укытучы гаиләсендә туган. 1954 елда Сарман урта мәктәбен, 1969 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган.

Ул 1960 еллардан башлап иҗат итә, дистәдән артык шигырь китаплары авторы булып санала. Әлеге шигырьләрнең күбесе көйгә салынган.

1970 елда Клара ханым СССР Язучылар берлегенә кабул ителә. Шулай ук, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә, Рафаил Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләргә лаек була. 2015 елда исә аңа Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе тапшырыла.

Иҗат итүдән тыш, ул Әлмәт районы Түбән Ләшәү, Колшәрип, Яңа Кәшер, Әлмәт шәһәре мәктәпләрендә белем биргән. Шулай ук, Әлмәт шәһәрендә төзелештә, көнкүреш комбинатында, “Нур” телекомпаниясендә хезмәт куйган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*