tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шигырь яратучыларга бүләк – “Уйларым-сәйләннәрем”
Шигырь яратучыларга бүләк – “Уйларым-сәйләннәрем”

Шигырь яратучыларга бүләк – “Уйларым-сәйләннәрем”

Башкортстанда яшәп иҗат итүче милләттәшебез, язучы, мөгаллим Гөл Мирһади укучыларны кабат үз иҗаты белән сөендерә. Аның  2006нчы елда “Алмалы үләннәрем” шигырьләр һәм җырлар җыентыгы дөнья күргән иде инде. Бу юлы шагыйрә яңа басмасында шигъри тәлгәшләрдән кала, “Нәнәй догасы” исемле хикәясен дә тәкъдим итә. Җыентык бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән нәшер ителде.

Гөл Мирһади үзенең әсәрләрендә хатын-кызларга гына хас булган уйлар, хисләр, борчылулар белән бүлешә. Шуңа күрә аның шигырьләрендәге фикерләре күп кенә гүзәл затларның күңел кичерешләре белән тәңгәл килергә мөмкин.

Күңелемә хәсрәт тулса,
Ашыгам таратырга.
Урын калсын өчен тагын
Дөньяны яратырга.

(Гөл Мирһади)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*