enrutat
Баш бит / Шуяда уздырылган милләтләр бәйрәмендә татарлар да үзеннән өлеш кертте
Шуяда уздырылган милләтләр бәйрәмендә татарлар да үзеннән өлеш кертте

Шуяда уздырылган милләтләр бәйрәмендә татарлар да үзеннән өлеш кертте

Шуя округы территориясендә яшәүче халыклар узган якшәмбедә милләтләр бәйрәме уздырды. Анда рус һәм дагстан биюләрен күрергә, әрмән шашлыгы, үзбәк пылавы, татарларның чәк-чәге, пәхләвә кебек тәм-томнардан авыз итәргә мөмкин иде.

“Без төрле, әмма без бергә!” шигаре астында узган милли мәдәниятләр фестивалендә Иваново Милләтләр йортыннан диаспора вәкилләре, шәһәр җитәкчеләре кунак буларак катнашкан.

Шуя шәһәр округы хакимияте җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Владимир Егоров сүзләренчә, Шуя территориясендә 29 төрле милләт гомер итә. Бер калада күрше булып яшәүче халыкларны белү өчен, аларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнергә кирәк. Милләтләр көне исә шундый мөмкинлек тудыра. Шәһәр җитәкчелеге бу чараның матур гадәткә керәчәгенә ышанычын белдерде.

Өлкә Думасы депутаты А. Маслов милләтара дуслык хакында фикерләре белән бүлеште. Иваново өлкәсе имам-мөхтәсибе һәм өлкәнең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Ляпин исә Шуя балалар йортына төсле телевизор бүләк итте, аның документларын балалар йорты директорына тапшырды (фотосурәттә шушы мизгел тотылган).

Шуя каласы Мәдәният йорты һәм Иваново Милләтләр йорты иҗат коллективлары әзерләгән концерт программасы фестивальдә катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Спорт яратучылар өчен исә гер күтәрү, ядрә ыргыту, аркан тартышуда ярышлар оештырылды, билбаулы көрәш буенча күрсәтмә бил алышу тәкъдим ителде, диелә Шуя шәһәр огругының рәсми сайтында.

Фотосурәт okrugshuya.ru сайтыннан алынды.

«Татар-информ» МА

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*