tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шыгырдан диалогы
Шыгырдан диалогы

Шыгырдан диалогы

19 сентябрь көнне Чуашстанда чираттагы VII төбәкара авыл икътисады форумы эшләде. “Заманча шартларда авыл территорияләренең халәте, проблемалары һәм үсеш перспективалары” дип исемләнгән бу форум федераль проект кысаларында оештырылды һәм Чуашстан авылларының иҗтимагый советы, аерым кешеләр, дини оешмалар инициативасы буларак башкарыла.

Быелгы форум өч сессиягә бүленеп уздырылды: аларда шәхси хуҗалыкларда теплица эшчәнлеге, мәрмәр ит җитештерүне арттыру һәм биологик калдыкларны эшкәртү мәсьәләләре буенча фикер алышынды.

Бу проект 2011 елдан бирле тормышка ашырыла һәм җирле хакимият органнары, күрше төбәкләрнең зур игътибары белән уздырыла. Быел да форум эшендә Чуаштан Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты вәкилләре ел саен бу форумга зур кызыксыну белән килә. Бу юлы да Шыгырданга татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев барды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*