tatruen
Баш бит / Яңалыклар / TAT CULT LAB кысаларында театраль лаборатория уза
TAT CULT LAB кысаларында театраль лаборатория уза

TAT CULT LAB кысаларында театраль лаборатория уза

13-19 октябрь көннәрне Казанда TAT CULT LAB белем бирү проекты кысаларында театраль лаборатория уза. Бер атна дәвамында катнашучылар режиссерлар белән бергәлектә биш юнәлештә — курчак театры, опера, заманча бию, драма һәм әдәби театр буенча биш эскиз әзерли. Куратор вазыйфаларын Камал театрының әдәби бүлеген җитәкләгән театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов башкарачак, эскиз режиссерлары — Нүрбәк Батулла, Йолдыз Миңнуллина, Ксения Шачнева, Әминә Миндиярова һәм Илгиз Мөхетдинов булачак.

19 октябрь көнне «Мәскәү» мәдәният үзәгендә эскизлар тамашачыларга һәм чакырулы белгечләргә тәкъдим ителәчәк. Театр тәнкыйтьчеләре Жанна Зарецкая, Глеб Ситковский һәм Наталия Каминская иҗат төркемнәренә эшләрен алга таба Казан театрларында һәм башка мәдәни пространстволарда кую буенча киңәшләрен бирәчәк. Керү ирекле.

ПРОГРАММА: 

  • 17:00 Кече зал. Юнәлеш: курчак театры
    «Зөһрә» («Зухра»). Режиссер: Ксения Шачнева;
  • 18:00 Зур зал. Юнәлеш: опера
    «Ильдар». Режиссер: Илгиз Мөхетдинов;
  • 19:00 Бал залы. Юнәлеш: драма
    «Тигезсезләр» («Неравные»). Режиссер: Әминә Миндиярова;
  • 20:00 Кече зал. Юнәлеш: әдәби театр
    «Ə аннары…» («А после…»). Режиссер: Йолдыз Миңнуллина;
  • 21:00 Бал залы. Юнәлеш: заманча бию
    «Таң вакыты» («Рассвет»). Режиссер: Нүрбәк Батулла;

    Оештыручылар: Yummy Music, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, creeptone media.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*