enrutat
Баш бит / Татар бистәләрен саклап калу һәм үстерү
Татар бистәләрен саклап калу һәм үстерү

Татар бистәләрен саклап калу һәм үстерү

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены үз эшен башлап җибәрде. Җыен программасы кысаларында килгән делегатлар “Мәдәни мирасны, татар төбәк тарихын барлауда һәм өйрәнүдә галимнәрнең, тарихчыларның, җәмәгать эшлеклеләренең роле” дип исемләнгән махсус түгәрәк өстәлдә һәм “Татар бистәләрен саклап калу һәм үстерү” дигән темага багышланган сессиядә катнаштылар. Әлеге язмабызда без икенчесенә тукталып узарбыз.

“Татар бистәләрен саклап калу һәм үстерү” сессиясе Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин һәм аның урынбасары Айрат Фәйзрахмановның кереш сүзе белән башланып китте. Соңрак оештыручылар сүзне Россия регионнарыннан һәм Татарстаннан җыелган кунакларга бирделәр.  Чарада катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын җиткерделәр. Мисал өчен, тарихчы Тәэминә Биктимерова Казан шәһәренең Таш мәчет урынында Пугачев фетнәсе вакытындагы яисә Казан ханлыгын яклап һалак булган шәһитләр күмелгән булуы турында сорады, шулай ук галимә Ал мәчет тарихы буенча да мәгълүматларын бүлеште. Асылда сессиядә катнашучылар Казан белән генә чикләнмичә, гомумән Россия киңлекләрендәге татар бистәләре буенча язмаларның аз булуына басым ясадылар. Новосибирсктан килгән төбәкчеләр беренче чиратта Россия территориясендәге татар бистәләренә багышланган китап кирәклеге турында ассызыкладылар. Югарыдан тиешле күрсәтмәләр булган очракта һәр регион җирле татар бистәләре тарихын язырга әзер булуын белдерделәр. Шулай ук алар Татар бистәләре тарихы күпчелек очракта биредәге мәчет, мәхәллә эшчәнлегенә бәйле булуын, шуңа күрә бүгенге көндә дә кабаттан мәчетләрдә актив эшчәнлек алып баруны, яңадан-яңа кызыксындыру чаралары кирәклеген әйтеп уздылар. Шулай ук регионнардан килгән төбәкчеләр үз регионнарында чыккан тарихи китапларга Татарстанның татар тарихы буенча эшләүче тармаклары тиешле бәясен бирәме дигән сорауларны да күтәрделәр.

Чара барышында Айрат Фәйзрахманов әлеге сорауларның күпчелегенә җаваплар бирде. Шулай ук программа кысаларында рәиснең урынбасары Бөтендөнья Татар яшьләре форумы тарафыннан гамәлгә ашырылган  Бистә 2.0 проекты белән дә таныштырды. Асылда әлеге проектка кергән «Минем татар бистәсе» экскурсияләре турында,  Бишбалта, Җиләкле бистәсе, мехкомбинат тарихлары турында сөйләде. Архитекторлар белән очрашулар, Яңа татар бистәсенең Аксакаллар шурасы төзелү,  тематик экскурсияләрнең активлашуы турында кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Шулай ук чарада журналист, музыкант Рәдиф Кашапов, тарих фәннәре докторы Фаил Сафин (темасы: “Башкортстан Республикасының татар бистәләре”), Удмуртия Республикасы Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре Резеда Әхмәтвалиева   (темасы: “Удмуртия Республикасының татар бистәләре”), тарих фәннәре докторы Фрид Рәшитов (темасы: Саратов өлкәсенең татар бистәләре), Төмән өлкәсе Ембаево музей-тыюлыгының директоры Венера Латыйпова тамашачыга үз чыгышларын җиткерделәр. Сессиядә катнашкан делегатларга “Татар бистәсен өйрәнү һәм яңарту” дигән махсус мәгълүмати китапчыклар да таратылды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*