tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар дөньясы моң патшасын соңгы юлга озатты
Татар дөньясы моң патшасын соңгы юлга озатты

Татар дөньясы моң патшасын соңгы юлга озатты

Бүген татар дөньясы өчен кайгылы көн. Ул илаһи моңга ия булган, легендага әйләнгән Илһамы белән хушлашты. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына иртәдән үк халык агыла. Хушлашу мәрасиме 9.00 сәгатьтә башланды. Яраткан җырчысын соңгы тапкыр күреп калырга дип, Казанга республиканың иң ерак районнарыннан, шулай ук күрше республикалар, чит төбәкләрдән дә җыелдылар. Өеннән чыгарга рәте булмаганнар, таякка таянып булса да килә. Чөнки арабыздан тулы бер чор мәңгелеккә китте.

Илһам Шакиров берничә буынны үз җырлары белән яшәткән шәхес. “Җыр тыңлаган, аны ишетеп күңеле тулган кеше, начар кеше була алмый,” -дип әйтә иде ул. Бүген дә иртәдән үк Казан үзәге Илһам моңнарына күмелде. Үзеннән соң, күпме мирас, күпме моң калдырды…

Илһам ага Шакиров соңгы юлга да сәхнәдән китте. Опера һәм балет театрында аның җәсаде чәчәкләргә күмелә. Халык үзенең моң иясенә баш ия. Хушлашырга килүчеләрне театрның залы гына сыйдыра алмады. Көндезге 11.00 сәгатьтә җитәкчеләр катнашында узган матәм чарасын йөзләгән халык урамда урнаштырылган экран аша да карый. Күз яшьләрен дә яшермәделәр. Кем генә булмасын: гади халык та, иҗат кешеләре, җитәкчеләр һәркем бүген аның белән бәйле хәтирәләрен яңартып искә ала. Илһам Шакиров гадилеге белән бөек, бөеклеге белән гади иде.

Хушлашу мәрасимен Татарстан- Премьер министры урынбасары, Милли Шура рәисе, хушлашу чараларын оештыру комитеты рәисе Васил Шәйхразиев ачты:

Киң җәмәгатьчелек зур югалту кичерә, халкыбызның яраткан җырчысы вафат. Бу безнең кайгылы көнебез. Иң талантлы, иң тырыш, иң бөек шәхесебезне бакыйлыкка озатабыз. Гомер буе татар халкына хезмәт иткән Илһам абый, үзе дә мәңгелек моңга әверелде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов:

Ходай биргән сәләте, кабатланмас тавышы аңа татар җырларын бөтен дөньяга танытырга мөмкинлек бирде. Аның кебек шәхесләр хакында, бер генә туа дип әйтәләр. Без Илһам Шакиров исемен мәңгеләштерергә телибез. Казанда Зур концертлар залы төзелә. Ул легендар җырчыбыз исемен йөртәчәк. Аның исемен мәңгеләштерү өчен без әле махсус программалар да кабул итәрбез.

Татарстанның Беренче Президенты, Татарстан Президенты Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев:

Бу зур югалту. Шулай да үкенү сүзләре әйтәсе килми. Илһам Шакиров үзеннән соң зур мирас калдырды. Халыкка хезмәт итү өчен нәрсә эшләргә мөмкин, барсын да эшләде, онытылмаслык итеп исемен мәңгеләштерергә кирәк. Аның кайсы җыры булмасын, “Кара урман”ы, “Тәфтиләү”е, “Өч көн тоташ кар ява” җырымы, барсы да онытылмаслык булып күңелгә кереп калды. Киләчәктә  Илһам Шакиров исемендәге фестиваль дә барлыкка килергә тиеш. Бездә менә инде берничә ел  Рәшит Ваһапов фестивале оештырыла. Илһам Шакиров исемендәге фестиваль тирәнлеге белән аерылып торырга тиеш.

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Cөнгатуллина:

Бүген бөтен татар дөньясы һәм сәнгать дөньясы кайгы кичерә. Илһам Шакировны белмәгән кеше юк. Без аның чорында яшәгәнебезгә горурланабыз. Ул шәхес буларак та, җырчы буларак та һәм вокал сәнгатен югары профессиональ дәрәҗәгә, бөтен дөньяга безнең татар моңын тараткан кеше буларак та танылды. Германиядә дә, Финляндиядә дә, Австралиядә дә аны беләләр – татарлар яшәгән бер ил дә юк аның турында ишетмәгән, аны хөрмәт итмәгән. Илһам абый үзенең югары сәнгатенә гел тугрылыклы булып калды. Ул халыкка бик зур тәрбия бирде, халыкның зәвыгын күтәрүгә өлеш кертте. Ул шундый зур алтын мирас калдырды, шул мирасны карап, сокланып, өйрәнеп, буыннан-буынга тапшырып, Илһам абый гел безнең белән булыр дигән өметтә яшим.

РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдин:

Без аның белән студент чакта ук танышкан идек. Шул еллардан бирле аның белән очрашып, Мәскәүдә концертларда күрешеп, аралашып тордык. Мин хатыным белән дә аның концертында таныштым – шунда да ярдәм итте ул миңа. Аның белемле булуы да акыллы булуы да, зур шәхес икәнлеген күрсәтеп тора иде.  Илһам, дустым, урының оҗмахта булсын, тыныч йокла.

Татарстан халкының тирән кайгысын уртаклашып, Россия мәдәният министры, Башкортстан, Үзбәкстан, Әзербәйҗан һәм башка күп кенә республика җитәкчеләреннән кайгынамәләр алынган. Аларны халыкка Васил Шәйхразиев җиткерде.
Илһам Шакиров белән хушлашу мәрасиме җырчы башкаруындагы “Мәңгелеккә китеп барам”җыры белән төгәлләнде.

Мин бит, тере йолдыз сыман,
Балкып янар өчен озак
Мәңгелеккә китеп барам…

Опера һәм балет театрыннан Илһам Шакировның җәсаден башкаланың Ш. Мәрҗәни мәчетенә җеназа намазы укырга алып киттеләр. Халык кул чабып озатып кала. “Бәхил бул, Илһам абый”, “Мәңгелеккә китәсең шул…”, “Рәхмәт Сиңа!” дигән сүзләр яңгырады. Мәрхүмне Иске Татар зиратына җирләделәр.

Энҗе Шәйхетдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*