tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар-дозор” квест-уенына гаризалар кабул ителә
“Татар-дозор” квест-уенына гаризалар кабул ителә

“Татар-дозор” квест-уенына гаризалар кабул ителә

Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республикакүләм “Татар-дозор” квест уенын уздыра. (https://vk.com/mintatsoy)

Уенда 8-11 сыйныф укучылары һәм югары һәм урта профессиональ уку йортлары студентлары катнаша ала.

Сездән:

– 6 кешелек команда (5 укучы, 1 җитәкче);

– Казанның, татар халкының тарихын кабатлау;

– яхшы кәеф белән килү.

Бездән:

– шәһәр буенча кызыклы, татар телендәге квест уены;

– барлык командаларга – диплом, ә җиңүче командага – электрон китаплар, ди оештыручылар.

?”ИНКЫЙРАЗ”… “Татар-дозор 2018” квест-уены яңалыкларга бай. Син дә әлеге популяр квест уенында катнашып татар теле, татар мәдәнияты, татар тарихында үз эзеңне калдыра аласың, инкыйразны туктата аласың, дип мөрәҗәгать итщ татар яшьләренә оештыручылар.

.Гаризаларны https://goo.gl/forms/clEL3TSR3dTUhuH42 сылтамасы аша кереп, 15 нче апрельгә кадәр җибәрергә кирәк. Гариза җибәргән командаларга өй эше киләчәк. Аны башкару мәҗбүри. Өй эше буенча уенда катнашучы командалар сайланачак. [email protected] электрон адресы һәм 8 (917) 872 03 86 (Мәликә) телефоны аша кызыксындырган сорауларыгызны бирә аласыз.

Уен 22нче апрельдә 10:00 сәгатьтән алып 16:00гә кадәр Казан шәһәрендә узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*