tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар халкының үсеш стратегиясе проектын тәкъдим итү вакыты кичектерелә
Татар халкының үсеш стратегиясе проектын тәкъдим итү вакыты кичектерелә

Татар халкының үсеш стратегиясе проектын тәкъдим итү вакыты кичектерелә

Хөрмәтле милләттәшләр!

Татар халкының үсеш стратегиясен әзерләүче эшче төркем милли җәмәгатьчелегеннән килгән тәкъдимнәрнең күп булуын истә тотып, Стратегия документының проектын халыкка тәкъдим итү вакытын кичектерүне сорап Бөтендөнья татар конгрессына мөрәҗәгать итте. Фикерләр төрлелеге, тәкъдимнәрнең күп булуы халкыбызның милләт стратегиясенә карата битараф булмавын күрсәтә.

Эшче төркемнең үтенечен исәпкә алып, Бөтендөнья татар конгрессы Татар халкының үсеш стратегиясе проектын әзерләү вакытын озайта. Әлеге документның киң җәмәгатьчелеккә кайчан тәкъдим ителәчәген без өстәмә рәвештә хәбәр итәрбез.

Бөтендөнья татар конгрессы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*