tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар һәм рус телле “Самар татарлары” интернет-порталы эшли башлавына  биш ел
Татар һәм рус телле “Самар татарлары” интернет-порталы эшли башлавына  биш ел

Татар һәм рус телле “Самар татарлары” интернет-порталы эшли башлавына  биш ел

Бүген татар һәм рус телле “Самар татарлары” интернет-порталы эшли башлавына  биш ел булды.

Сайтның оештыручысы һәм  даими иганәчесе  – Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров, проект авторы һәм баш мөхәррире – Римма Равил кызы Нуретдинова. Биш нәтиҗәле ел, шулай ук бик күп вакыйгалар артта калды, сайт аларны, бер гаилә әгъзалары сыман, укучылары белән бергәләп кичерде.

Һичшиксез, “Самар татарлары” интернет-порталы — безнең төбәк өчен кирәкле һәм актуаль проект. Яше кечкенә булса да, эше зур аның. Ул Самар татарлары һәм мөселманнары тормышында булган бөтен вакыйгаларны да яктыртып тора. Анда милләтара мөнәсәбәтләр, дин, әхлак, милли гореф-гадәтләр темасына язылган мәкаләләрне укып була, җирле язучыларның, шагыйрьләрнең иҗат җимешләренә урын бирелә, артистлар һәм иҗади коллективларыбызның хезмәте халыкка җиткерелә. Медиа-порталда татар тормышына кагылышлы аудио- һәм видеоматериаллар, фильмнар һәм сюжетлар да урнаштырыла. Өлкәбездә чыгып килүче татар массакүләм мәгълүмат чараларының һәрберсенә дә урын бирелгән. Порталны оештыручылар тарафыннан татар телле матбугат чараларын шушы бердәм мәгълүмат кырында берләштереп, авторитетларын арттыру, иҗади көчләрне туплау максаты куела.

Сайт татар җәмәгатьчелеге белән аралашу нигезенә, төрле мәсьәләләр буенча җәмәгатьчелекнең фикерен өйрәнү мәйданчыгына, киң җәмәгатьчелеккә кирәкле мәгълүматлар тәкъдим итүче Самар татар җәмәгатьчелегенең дөньякүләм челтәрендәге интернет-вәкиллегенә әверелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасының күп кенә интернет-басмалары безнең сайтка сылтама ясыйлар.

Сайт төрле яшьтәге һәм социаль категорияләрдәге укучыларга юнәлгән. Аның аудиториясе чиксез: Самар өлкәсе, илебезнең башка төбәкләре, чит илләрдә яшәүче татарлар һәм башка милләт вәкилләре тәшкил итә. Яңалыклар контенты татар тормышына кагылышлы булган барлык вакыйгаларны, шулай ук милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр турында мәгълүматны күздә тота. Портал мәгълүмати дайджест та булып тора, Татарстан Республикасы басмаларыннан кызыклы язмаларны бастыра.

Сайтның үз журналистлары юк, әмма ул штаттан тыш авторлар белән дус мөнәсәбәттә яши һәм өлкәбезнең төрле почмакларыннан яңалыклар алып тора. Иң актив язучылар Камышлы, Похвистнево, Шенталы, Кошки районнарының татар авылларында яшиләр.

“Самар татарлары” дип аталган мәгълүмат медиа-порталы инде берничә ел рәттән социаль челтәрләрдәге Самар өлкә татар авыллары төркемнәренең, Самар өлкә шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләребез өчен эшләнгән төркемнәрнең администраторлары һәм модераторлары арасында бәйгеләр игълан итә. Финалистларга өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте дипломнары һәм өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе тарафыннан акчалата премияләр тапшырыла. Бәйгенең максатлары һәм бурычлары — социаль челтәрләрдәге иң яхшы татар төркемнәрен ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үзләрен популярлаштыру; интернет киңлегендә милләттәшләребезнең активлыгын арттыру. Бәйгедә катнашучылар бик теләп сайтта да үзләренең хәбәрләре белән уртаклашалар.

Редакциянең электрон почтасына авылларда һәм шәһәрләрдә яшәүче укучыларыбыздан бик күп хатлар килә. Моңардан тыш сайтны укып баручыларыбыз мәкаләләр астында үз фикерләрен калдырып торалар. Алар һәрдаим укылып, күзәтелеп барыла, чөнки араларында чыннан да еш кына әһәмиятле сүзләргә юлыгырга мөмкинсең. Шулай итеп, сайт халык трибунасына әйләнде.

Ай саен 7-10 мең кеше яңа яңалыклар, кызыклы мәкаләләр һәм форумда аралашу эзләп сайтка керә һәм 80-150 меңнән артык бит укыла. Тәүлегенә якынча 500-1000 компьютердан ачып карыйлар безне. «ВКонтакте» социаль челтәрендә безнең хәбәрләргә биш меңнән артык кеше язылган, «Одноклассники»да безне Самар өлкә татар авылларының һәм бишәр мең язылучылары булган «Самарские татары», «Дуслык» кебек төркемнәрдә булучылар даими укып баралар.

Татар һәм рус телле “Самар татарлары” дип аталган мәгълүмат медиа-порталы өч ел рәттән «Белем җәүһәрләре» дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенең призеры булды: 2015, 2016 елларда «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә икенче урыннарны алды, үткән елны бәйгенең финалына узып, «Җәүһәрләр галәме» номинациясендә беренче урынга лаек булды. Финалистларны Казан шәһәренең Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бүләкләү тантаналары узды. «Белем җәүһәрләре» бәйгесен үткәрергә “Татнетны үстерү фонды”, Татарстанның Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары, “Белем.ру” ҖЧҖ, Татарстан Дәүләт Советы, Министрлар кабинеты, күп санлы иганәчеләр булыша.

Сайтыбыз битләрендә үзләренең язмаларын бастыручы журналистларны, төбәгебезнең төрле почмакларыннан хәбәрләрен җибәреп торучы авторларны, даими рәвештә безнең хәбәрләрне укып баручы дусларыбызны порталның туган көне белән тәбриклибез һәм үзләренә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез!

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*