tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессында кунакта Башкортстан татарлары
Татар конгрессында кунакта Башкортстан татарлары

Татар конгрессында кунакта Башкортстан татарлары

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстанда яшәүче милләттәшләребез кунак булды. Кардәшләребез белән очрашуны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев уздырды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары кунакларны Татар конгрессы тарафыннан оештырылып килүче чаралар белән таныштырды. “Без Башкортстан белән бик тыгыз эшчәнлек алып барабыз, чөнки биредә бер миллион ярым тирәсе татарлар яши. Шуңа күрә безнең форумнарыбызда, җыеннарыбызда катнашучы иң зур делегацияләр дә Башкортстан Республикасыннан киләләр”. – диде үз чыгышында Марс Тукаев.

Очрашуда Илеш, Иглин, Дүртөйле, Чакмагыш, Ишембай районнарыннан, Уфа һәм Нефтекама шәһәрләреннән килгән милләттәшләребез катнашты. Кунакларга Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*