tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы-2015” исеменә Пермь крае Барда районы гүзәле лаек булды
“Татар кызы-2015” исеменә Пермь крае Барда районы гүзәле лаек булды

“Татар кызы-2015” исеменә Пермь крае Барда районы гүзәле лаек булды

16 октябрь көнне Чиләбе шәһәренең “Трактор” боз сараенда “Татар кызы-2015” Бөтенроссия гүзәллек һәм сәләтлелек бәйгесенең финалы узды.

Бәйгенең финал өлешендә үз төбәкләрендә җиңеп чыккан 12 кыз көч сынашты. Конкурста Татарстан Республикасыннан Миләүшә Морзаханова, Чиләбе өлкәсеннән Юлия Юртеева һәм Алия Әпсәләмова, Башкортстан Республикасыннан Альбина Хаматова, Кемерово өлкәсеннән Алсу Алтынбаева, Марий Эл Республикасыннан Ралина Галимҗанова, Түбән Новгород өлкәсеннән Тәнзилә Смелова, Пермь краеннан Алинә Аптукова, Томск өлкәсеннән Зәринә Идрисова, Төмән өлкәсеннән Анжела Әбдрәшитова, Удмуртия Республикасыннан Алисә Әхмәтҗанова, Ульян өлкәсеннән Ләйсән Усманова үз төбәкләренең данын якладылар.

Тантаналы чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә Татарстан делегациясе дә катнашты. Илдар Халиков сәхнәдән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде.

Конкурсның мәдәни өлешендә танылган җырчылар Ринат Ибраһимов, Эльмира Кәлимуллина, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, “Артур һәм Марат” дуэты чыгыш ясады.

Бәйгенең сынаулары тәмам булгач, жюри әгъзалары Пермь крае Барда районы гүзәле Алинә Аптукованы “Татар кызы-2015” исеменә лаек дип таптылар.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров җиңүче кызга “Лада” автомобиле ачкычларын тапшырды. Шулай ук Алинә Аптукова энҗе, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән, алтын йөгертелгән таҗга да ия булды.

Шулай ук Татарочка2015.рф сайтында бәйгедә катнашкан кызлар өчен тавыш бирү дә оештырылган иде. 3452 тавыш җыеп, “Тамашачылар симпатиясе бүләге”нә Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәре чибәре Миләүшә Морзаханова лаек булды.

Исегезгә төшереп китәбез, узган елларда “Татар кызы” Чиләбедә Көньяк Уралдагы төбәкара бәйге буларак оештырылып килде. Быел әлеге конкурс  беренче тапкыр бөтенроссия масштабында узды. Бәйге Чиләбе губернаторы һәм Чиләбе өлкәсе хакимияте, Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы ярдәме белән оештырыла. Чиләбе өлкәсенең татар конгрессы конкурс проектын төп гамәлгә ашыручы булып тора.

Булат Ибраһимов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*