tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар мәдәни үзәгенә рәхим итегез
Татар мәдәни үзәгенә рәхим итегез

Татар мәдәни үзәгенә рәхим итегез

25 август көнне Ульяновск шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә ачык ишекләр көне узачак.  Бүгенге көндә үзәккә 100 артык бала йөри. Татар мәдәни үзәге җитәкчесе Рамилә Хәйдәр кызы Сафина әйтүенчә, әлеге үзәктә “Хыял тамчылары”, “Кыңгыраулар” балалар вокал ансамбльләре, “Идел” халык исемендәге җыр һәм бию ансамбле, шулай ук  Бари Тарханов исемендәге театр түгәрәге эшли. Театр түгәрәгенә олылыр да,  балалар да рәхим итә ала.  25 август көнне иҗади төркемнәргә язылырга, үзешчән сәнгать  коллективлары җитәкчеләре белән аралашырга, мастер-классларда катнашырга мөмкин булачак”.  12.00 сәгатьтә башланачак чарага теләгән һәркем килә ала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*