tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар якшәмбе мәктәбеннән – Казан университетына
Татар якшәмбе мәктәбеннән – Казан университетына

Татар якшәмбе мәктәбеннән – Казан университетына

Уфаның 2нче татар якшәмбе мәктәбе тиздән 5 еллыгын билгеләячәк. Башкаланың урыс мәктәпләрендә белем алучы татар балалары биредә туган тел нигезләрен, татар тарихын, фольклорын, әдәбиятын, журналистика серләрен өйрәнү мөмкинлеге алды.
Бу эшчән­лекнең нә­тиҗәсе дә озак көттер­мәде. Уфа­ның 41нче мәктәбендә урта гомуми белем алып, соңгы өч ел дәвамында 2нче татар як­шәмбе мәктә­бенә йөргән Иск­әндәр Гыйльманов, БДИ имтиханнарын уңышлы тапшырып, Казан (Идел буе) федераль университеты студенты булып китте. Өстә­венә, якташыбыз әлеге универ­ситетның иң абруйлы Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш телләр институтына керү бәхе­тенә иреште. Бүген ул – әлеге институтның Тарих фәне һәм бөтендөнья мәдәни мирасы югары мәктәбенең “Төрки халыклар тарихы” бүлеге студенты.

Шунысы мактауга лаек: хәтта башкалада яшәүче күпчелек татар зыялыларының да балалары урыслашып, манкортка әверелгән бүгенге көндә Искәндәр, беренче чиратта, үз үҗәтлеге һәм Уфаның 2нче татар якшәмбе мәктәбе укытучыларының тырышлыгы белән туган телне, халкыбыз тарихын җентекләп үзләштерде. Мәшһүр Риза Фәхретдиннең “Тормыштагы һәр гамәлнең я җимеше, я җәзасы була” дигән канатлы сүзләрен истә тотканда, аның тырышлыгының җимеше күз алдыбызда.

Якташыбызга белем “гранитын” кимереп, тарих төпкелләрен тикшерүдә уңышлар телик!

Илдус Фазлетдинов, “Кызыл таң”

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*