tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарча электрон китапларны сатып алу тәртибе хәзер уңайлырак булачак
Татарча электрон китапларны сатып алу тәртибе хәзер уңайлырак булачак

Татарча электрон китапларны сатып алу тәртибе хәзер уңайлырак булачак

Таткнига. ру сайтында интернет-кибет яңа тәртиптә эшли. Аның өстенлекләре, уңайлыклары турында “Татар-информ” агентлыгына Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин сөйләде.

“100 дән артык чит ил сайтларын, чит илләрнең уңышлы проектларын карап чыктык. Еш файдаланыла торган Интернет-кибетләрнең тәҗрибәсе өйрәнелгәннән соң, шундагы кызыклы алымнарны монда керттек”, – дип белдерде ул.

“Элеккеге Интернет-кибет уңайсыз иде”

Илдар Сәгъдәтшин элек тә интернет-кибет эшләгәнен, тик анысы куллану өчен җайсызрак булуын билгеләп узды. “Ул чакта үзем бер тапкыр китап сатып алмакчы идем, анда моның өчен 5-6 адым үтәргә кирәк иде – теркәлү, карта номерларын кертү һәм башкалар, кыскасы, җәфа иде. Ә монда китапны сатып алу өчен ике генә басу да җитә. Мәсәлән, теләгән китапка басабыз һәм кәрҗингә салабыз. Теләсә кайсы вакытта мин үземнең шул кәрҗинемә кибеттәге кебек продукт җыя алам. Җыям да, акча булган вакытта, үзем теләгән башка вакытта гына түли алам. Түләү формасын үзем сайлыйм: почта аша китерттерүме, яки башкачамы – үзең өчен кайсы кулай, сайларга мөмкинлек бар”, – дип белдерде китап нәшрияте директоры.

Аның әйтүенчә, китап сатып алганда,теркәлү дә мәҗбүри түгел – адресыңны кертәсең дә, телефоныңны күрсәтәсең һәм синең белән элемтәгә керәләр. “Кайчак махсус үзем тикшереп дә карыйм: хатынның, кызның телефон номерын куям да, китапка заказ бирәм, аннары миңа маркетинг бүлегеннән шалтыратып, заказ биргән идегез, диләр”, – дип сөйләде нәшрият директоры.

“Элеккеге формат искерде”

Ул сайтның китапханәсе дә булуын билгеләп узды.

“Хәзер сайтта 73 әдәби китап бар. Шунысын аңлату мөһим: бу электрон рәвештә укып була торган китаплар. Бу сайт өчен махсус эшләнгән программа нигезендә гамәлгә ашырылды. Ул айфон, андроид, компьютер өчен дә җайлаштырылган. Теләсә кайсы җайланмадан кереп, китапны җайлы гына итеп укып була.

“Төп максатларның берсе – акча эшләү”

Илдар Сәгъдәтшин 73 китапны уку бушлай түгел, түләүле булуын билгеләп үтте. “Безнең төп максат – акча эшләү, без берничек тә бушлай эшли алмыйбыз. Бу китапларны сатудан кергән акча, шул исәптән, салымнардан тыш, авторның үзенә дә китә. Бу аларга бераз булса да ярдәм, өстәмә гонорар кебек”, – диде.

Заманча форматта нибары 73 кенә китап булуын Илдар Сәгъдәтшин әле эшнең башы гына булуы белән аңлатты. “Бу шактый катлаулы эш, PDF форматтан безгә кирәкле форматка күчерү төрле хаталар китереп чыгара. Хәрефләр, кайчак кайбер җөмләләр төшеп кала. Шуңа күрә ахырдан китапны корректураларга, тикшерергә кирәк”, – дип билгеләп үтте ул.

Электрон китап 2 тапкыр арзан

Нәшрият җитәкчесе электрон китапларның өстенлеге типография чыгымнары булмавында икәнен искәртте.

“Гадәттә, китап бәясенең яртысы типография чыгымнарыннан тора. Шуңа күрә без электрон китапларны ярты бәясеннән сатабыз. Шул рәвешле, менә нинди мәсьәләне хәл итәбез – әйтик, Австралиядә яшәүче татар 10 сумлык китапны сатып алырга тели ди, илтеп җиткерүне санасаң, Австралиягә барып җиткәнче, ул 10 меңгә төшә. Электрон вариантка килгәндә, ул үзе Интернет аша кереп, 10 сумлык китапны 5 сумга сатып алачак. Әле моңарчы татар китабының электрон варианты сатуга чыкканы юк иде. Бу беренче тапкыр эшләнә торган әйбер. Замана шуны таләп итә: безгә әкренләп алга атларга кирәк. Татар китаплары әлегә кадәр болай сатуга куелмады. Яшерен-батырын түгел: үзебезгә дә акча эшләү ысулы таптык. Ул архивта ятканчы, шулай сатылырга тиеш.Безгә акча да китерә, халыкка да хезмәт итә. Бәлки, кайбер китаплар начар сатылыр, анысы икенче мәсьәлә. Иң мөһиме – чит төбәкләрдә яшәүче татарларның татар китаплары белән танышу мөмкинлеге бар”, – дип белдерде Илдар Сәгъдәтшин.

Аның сүзләренә караганда, алга таба матур әдәбияттан тыш, башка китапларны да сатуга кертү ниятләнә. Әйтик, күптән түгел дөнья күргән “Миллият” сүзлеге сатуга куелачак.

Укытучылар өчен дәреслекләрнең интерактив версиясе тәкъдим ителә

Илдар Сәгъдәтшин китап нәшриятында 76 төрле дәреслек чыгарылуын, аларның 67 сенең аудио, видеокушымталар белән интерактив версиясе эшләнүен билгеләп үтте. “Мәсәлән, “Просвещение” дәреслекләренең интерактив версияләре бар. Аларны сайтларында сатып алырга мөмкин. Ә без үзебезнең татар теле дәреслекләреннән бушлай файдаланырга мөмкинлек бирәбез. Бу әйбер әлегә көйләнмәгән, укытучылар белеп бетерми”, – диде ул.

Ул электрон вариантның бик уңайлы булуын билгеләп үтте. “Дәрес алып барган вакытта дәреслек бит укучыларның өстәлендә тора. Укытучы шул ук вакытта Интернет аша керепме, интерактив тактадамы, дәреслекнең интерактив версиясен ачып аңлата ала. Интернет республиканың һәр мәктәбендә бар бит, шуңа күрә бу балаларга да, укытучыларга да җайлы булыр иде. Шушы ысулны кертергә исәп бар. Дәрес вакытында да файдалана алырлык булсын. Аны да акчага сатарга булыр иде, әмма без моны бушлай эшлибез. Төп максат бит – Татарстан турында чыккан, татар телендәге китапларны, нәшриятына, авторына карамыйча, монда туплау. Һәм мәктәп баласына татар әдәбияты белән танышу мөмкинлеге дә булсын дибез”, – дип белдерде Илдар Сәгъдәтшин.

“Таткнигафонд”та 1700 ләп электрон китап

Әлегә “Таткнигафонд”та 1700 ләп электрон китап бушлай. Әмма алар уку өчен уңайлы булмаган PDF форматта. “Хәзер инде элеккеге ул формат искергән һәм безгә күп кенә шикаятьләр дә килде – укуы уңайсыз, кайсы битләре бөтенләй юк, хәрефләре күренми дип. Шуңа күрә хәзер заманча таләпләргә туры килә торган итеп ясадык”, – дип белдерде нәшрият җитәкчесе.

Инде әйтеп үтелгәнчә, заманча форматка 73 китап күчерелгән, аларны уку түләүле. Калган 99 процент китап бушлай дигән сүз. Илдар Сәгъдәтшин бу авторлар белән килештерелеп эшләнүен әйтте.

“Мәсәлән, китап яздың икән, син бит гонорар алырга телисең. Әгәр дә син аны Интернет сайтка бушка куярга рөхсәт итәсең икән, без аны куябыз. Рөхсәт итмисең икән, безнең белән килешү төзеп, китап сайтның түләүле өлешендә торачак. Кеше сатып ала, шул акчаның бер өлешен авторга биреп барабыз”, – дип ачыклык кертте ул.

Яңа сайт эшләү Мәскәү тәкъдим иткән бәядән өч мәртәбә арзан

Илдар Сәгъдәтшин “Таткнигафонд”ны оештыру тарихына да тукталды. “Техник яктан эшләү Мәскәүгә бирелгән иде, чөнки 5 ел элек “Таткнигафонд”ны оештырган вакытта, Татарстанда аны эшләрлек дәрәҗәдәге компьютер, интернет осталары юк иде. Шуңа күрә бу эш Мәскәүгә тапшырылды. Серверы да, эшләнеше дә – Мәскәүдән. Мәскәү егетләре безгә киле: “Килешүнең вакыты бетте, 5 ел эчендә серверлар искерде, алыштырырга кирәк. Сайтыгыз искерде. Дизайны гына түгел, функционалы да искерде, нәрсә дә булса хәл итегез” диделәр.

Алар бездән бу эшләр өчен зур гына сумма сорады. Аннан соң без бу юнәлештәге эшне үзебездә өйрәнә башладык, компьютер осталары арасында конкурс игълан иттек. Кем эшли ала, заявкалар җыйдык. Нәтиҗәдә, Мәсәкү сораган суммадан өч тапкыр арзанрак итеп башкарып чыктык. Бик югары сыйфатлы килеп чыкты, әле Мәскәү егетләре тәкъдименнән шәбрәк, куәтлерәк тә итеп ясадык”, – дип белдерде Илдар Сәгъдәтшин.

“Сайтны яңарту дәвам итә”

Ул киләчәктә сайтны тагы да тулыландыру, яңарту дәвам итәчәген әйтте. “Бүгенге көндә алда торган максатларның берсе – айфон, IOS системаларында эшләүче җайланмалар өчен кушымталар оештыру. Аннары халыкны җәлеп итү кирәк. Безнең өчен халыкның шушы ресурстан файдалануы мөһим. Татарстанның чит төбәкләрдәге даими вәкиллекләренә: “Нәрсәне үзгәртер идегез, сайтка карата фикерегез нинди”, – дип хатлар яздык. Җавапларны алып, аларга нигезләнеп эш алып барылачак. Төрле фишкалар да бар. Мәсәлән, Татарстанның әдәби картасы. Бүгенге көндә ул ясалган, хәзер аны тулыландырасы бар. Моның өчен бит үз акчабызны җәлеп итәбез, өстәмә акча бирүче юк. Шуңа күрә әкренләп үз көчебез белән эшлибез. Без узган ел 225 китап чыгардык, аларны да биредә урнаштырачакбыз. Әйткәнемчә, корректура, редактура эшләре озак, шуңа бу эш акрынрак бара”, – дип белдерде Илдар Сәгъдәтшин.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*