enrutat
Баш бит / Татарга бердәмлек җитми
Татарга бердәмлек җитми

Татарга бердәмлек җитми

Танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиевнең күптән түгел Россия татарларының Федераль милли-мәдәни мохтарияте төзелү һәм аның шурасының 1998-2007 еллардагы эшчәнлеге турындагы хатирәләре һәм документлар тупланган “Автономное плавание. Хроника жизни российских татар на стыке двух веков” (“Автоном йөзү: Россия татарлары ике гасыр чигендә”) дигән хезмәте дөнья күрде.

Шушы уңайдан Бөтендөнья татар конгрессында галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, сәясәтчеләр, журналистлар катнашында милли оешмаларның тарихы, киләчәге турында фикер алышу узды.

Римзил Вәлиев 1992-2002 елларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары була. Ул – программа һәм устав документларын эшләүчеләрнең берсе. Аннары Р.Вәлиев 2002 елдан 2007 елга кадәр Россия татарларының Федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе вазифаларын башкара (хәзер аны Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов җитәкли).

Бу – татар иҗтимагый оешмаларының формалашкан вакыты. Аннан соңгы елларда Милли-мәдәни мохтариятләрнең федераль челтәре булдырыла. Әлбәттә, шушы вакыйгалар эчендә кайнаган журналист аларны кәгазьгә төшермичә калмый. Хезмәтне дөньяга күрсәтү өчен, биш-алты абруйлы шәхестән рецензия алу сорала. Шуңа күрә бу китап Искәндәр Гыйләҗев, Дания Заһидуллина, Дамир Исхаков, Индус Таһиров, Фәрит Уразаев, Айрат Фәйзрахманов кебек галимнәрнең фатихасын алганнан соң гына, укучылар кулына килеп ирешкән.

Бу вакытлардан соң инде чирек гасыр узган. Мохтариятләрнең ул чордагы эшчәнлеге турында көндәлек матбугатта да, архив фондларында да мәгълүмат юк. Римзил Вәлиев китап турында сөйләгәндә, “Татар иҗтимагый оешмалары хәзер дә эшлиме һәм аларның әйдәп баручылары кем? Гадәттә, конгресста һәм җыеннарда аларның җитәкчеләре һәм урынбасарлары гына күренә. Чынлыкта аларга иярүчеләр күпме, һәм бу оешмалар, дөрестән дә, татар халкы мәнфәгатен кайгыртамы?” кебек сорауларга җавап эзләгәнен әйтте. Ә төбәктә яшәргә, эшләргә кирәк. Бериш өлкәдә татар оешмасын бай, көчле бер шәхес үз канаты астына ала, күп мәсьәләләрне үзе хәл итә. Төрле күңелсез вакыйгалар да килеп чыга. Кайбер төбәктә барлыкка килгән оешмалар арасында көндәшлек башлана, алар милли мәнфәгатьләрне кайсының күбрәк кайгыртуы турында бәхәсләшә, активистларның бер-берсе белән дошманлашып беткән очраклары да бар. Күп кенә төбәкләрдә милли оешма җитәкчесе вазифасын 25-30 ар ел дәвамында бер кеше алып бара һәм берзаман ул килеп туган мәсьәләләрне дә хәл итми башлый. Этнолог, тарих фәннәре докторы, Татар конгрессының “Туган як” журналы мөхәррире Дамир Исхаков бу уңайдан Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә татарлар әйткән сүзләрен җиткерде. “Әйе, Астанада татар оешмаларында яхшы абзыйлар бар. Алар хакимият белән бергә эшли, ә гади халык янына килеп җитәргә вакытлары юк. Без мәсьәләләребезне үзебез хәл итәбез”, – дигән алар. “Кайвакыт, үзен генә күрсәтү, губернатор белән дуслашу, башкаларны батыру кебек хәлләр дә була”, – дип галимнең сүзен куәтләде Р.Вәлиев.

Уйламыйча фикер әйтүләр дә милләттәшләребезне бизәми, алай гына түгел, халкыбызның бөтенлегенә зыян сала. Утырышта күптән түгел Россия татарлары федераль милли-мәдәни мохтариятенең хисап-сайлау җыелышы искә алынды. Д.Исхаков шушы җыенда аның җитәкчесе, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновның, “Илнең Милли-мәдәни мохтариятләр булган төбәкләрендә Бөтендөнья татар конгрессы филиалларын ябарга”, – дигән тәкъдимен искә төшерде. Депутат моны җирле хакимият белән мөнәсәбәтләрдә каршылыклар килеп чыгу, бу очракта катгый вертикаль булырга тиешлеге белән аңлаткан.

“И.Гыйльметдиновның шундый сүз ычкындыруы, ул Дәүләт Думасында утыручы шәхес булса да, законнарны да белми икән, дигән фикер калдырды. Теләсә нинди иҗтимагый оешма булырга хокуклы, – диде Д.Исхаков. – Татар оешмалары күп. Әйтик, Башкорт­станда милләттәшләребезне берләштергән 17 оешма бар: Татар конгрессы да, мохтарият тә, морзалар җәмгыяте дә эшли. Аларның һәркайсы милләттәшләребезне берләштерә, бер-берсен кабатламый. Чынлыкта исә Россия төбәкләрендәге барлык мохтариятләрнең Бөтендөнья татар конгрессы составында булуы мәгълүм”. Галим И.Гыйльметдиновның, Дәүләт Думасында утыргач, үзен кайвакыт баш татар, дип исәпли башлавын искәртте. “Ул Татар конгрессы Милли Шурасы җитәкчесенең урынбасары, – диде Д.Исхаков – Барысы да бер кулда булырга тиешле. Президентыбыз да бер генә. Башкалар аңа карап басарга тиеш”.

Төбәкләрдә икешәр татар иҗтимагый оешмалары булдыруның исә үз сәбәпләре бар. “Без кайвакытта Татар конгрессының филиалларын яңадан төзергә мәҗбүр булабыз, чөнки элеккесе эшләми башлый. Кайвакыт җитәкчесен алмаштырырга кирәк була. Әлбәттә, низаглар килеп чыккалый, әмма шуннан башка эшләп булмый”, – ди Д.Исхаков. Аның сүзләрен сәясәтче Руслан Айсин да куәтләде, субординациянең сакланырга тиешлеген белдерде.

Римзил Вәлиев тә утырыштагыларның игътибарын бүген иҗтимагый оешмаларның эшчәнлек алып бару мөмкинлекләре һәм шартлары гади генә булмавына юнәлтте. Бер яктан дәүләтнең югарыдан идарә итүе көчәя (вертикальләшә), хакимиятнең башкарма орган буларак һәм законнар чыгару кебек вазифалары тәгаенләнә төшә. Шуңа күрә еш кына академикларның, депутатларның, журналистларның фикерләрен һәм тоткан позицияләрен исәпкә алу кирәк саналмый, яки алар бик әһәмиятле дип исәпләнми. Хәзер инде, бер чакыру салганда, мәйданга 10-20 мең кеше дә чыкмый. Шул ук вакытта иҗтимагый оешмаларның эшчәнлекләренең хокукый нормалары, аларга акча бүлү формалары һәм юллары законнар белән ныгытылган.

Р.Вәлиев 1996 елдагы вакыйгаларны да искә төшерде. Бу вакытта милли-мәдәни үзәк, аның формасы турында закон чыкты. Моңа иҗтимагый оешмалар эшчәнлеге башында торучылар, дәүләт үзенең милли-мәдәни оешмаларын булдыра, дип куанычлы хисләр кичерә. Бөтендөнья татар конгрессы Федераль милли-мәдәни һәм төбәк мохтариятен төзи. Хөкүмәт хәзер федераль автономия аша финанслауны оештырыр, аерым мандатлар бирер, дип өметләнәләр. 10 ел вакыт шул өметләр белән үтә. Хәзер бу закон чыгарылуга 20 ел узган. Иҗтимагый оешмалар элеккечә яшәүне дәвам итә. Дәүләт милли оешмаларны тотарга финанслар бүлми. Барлык чыгымнар да грантлар аша бара. Милли хәрәкәт, иҗтимагый җәмәгатьчелек үз-үзен яшәтергә тиеш була.

Р.Вәлиев сүзен йомгаклап, теләкләрен дә җиткерде. Татарлар яшәгән һәр авылда, шәһәрдә, районда татар җәмгыяте булдыру мәслихәт. Алар ничек аталыр, кайсы оешмага керер – анысы икенче мәсьәлә. Аннары татар егете яки кызы югары уку йортында белем аламы, милләттәшләребез авылда, шәһәрдә, районда яшиме – һәр җирдә аларны берләштергән клуб, совет, җәмгыять булдырылуы кирәк. Әгәр татарлар үз милләттәшен очрата икән, алар үзара татарча аралашырга, гаиләләрендә балаларын туган телебездә тәрбияләргә тиеш.

Сөембикә Кашапова

madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*