tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татарлар Дойчланд» активистлары Магдебургта дөнья мәдәниятләре фестивалендә катнашачак
«Татарлар Дойчланд» активистлары Магдебургта дөнья мәдәниятләре фестивалендә катнашачак

«Татарлар Дойчланд» активистлары Магдебургта дөнья мәдәниятләре фестивалендә катнашачак

9 сентябрьдә Саксония-Анхальт федераль җирлеге башкаласында, Магдебургта дөнья мәдәниятләре фестивале узачак. Анда шулай ук идарә рәисе Венера Вәгыйзова җитәкчелегендә Германиянең «Татарлар Дойчланд» татар берләшмәсе активистлары катнашачак.

Фестиваль программасында татар халкы тарихы мәдәнияте һәм этнографиясе тәкъдим ителәчәк. Шулай ук кунаклар татар милли киемен, Татарстан фотосурәтләрен карый, татарларның көнкүреше, музыкасы, җырлары белән таныша алачак. Шулай ук аларга Татарстанның бүгенгесен чагылдырган туристлык буклетлар тәкъдим ителәчәк.

Моннан тыш барлык теләгән кеше өчен татар милли аш-суы буенча Зимфира Гыйззәтуллина, Гүзәлия Бениш, Джулия Герасимова мастер-класс уздырачак. Биредә кыстыбый, пәрәмәч, өчпочмак, чәк-чәк, кош теле кебек ризыклар пешерүдә катнашып, аннан соң аны авыз итәргә мөмкин булачак.

Әлеге фестиваль Идел буе халыкларына багышланган танып белү кичәләрен ачып җибәрә. Аны уздыруны Германиянең «Татарлар Дойчланд» татар берләшмәсе тәкъдим иткән.

1 октябрьдә Берлинда шулай ук татар биюләре буенча хореограф Нигина Әхмәдуллина мастер-класс үткәрәчәк. Ул әлеге чарада катнашу өчен Берлинга махсус киләчәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*