tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарларның 87, русларның 83 проценты үз милләтенә якынлыгын тоя – Александр Терентьев
Татарларның 87, русларның 83 проценты үз милләтенә якынлыгын тоя – Александр Терентьев

Татарларның 87, русларның 83 проценты үз милләтенә якынлыгын тоя – Александр Терентьев

Республикада яшәүчеләрнең күпчелеге үз милләтенә якынлыгын тоя. Татарларның 87, русларның 83 проценты шул хакта әйткән. Бу турыда Казан Кремлендә ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент җитәкчесе Александр Терентьев сөйләде.

Биредә “2016-2018 еларда Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм алдагы өч елга өстенлекле бурычлар турында” темасына ТР Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышы бара. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша.

Александр Терентьев үз диненә якынлыгын татарларның 78 һәм русларның 72 проценты әйткәнен билгеләп узды. Ягъни, 78 процент татар үзен мөселман, 72 процент рус кешесе үзен православ дип таный.

Ул Татарстанда милләтара һәм диннәрара мөнәсәбәтләр өлкәсе үсеш алуын, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан митрополиясе арасында үзара хезмәттәшлекне әйтте. Аның сүзләренчә, соңгы өч елда 45 мәчет, 39 православие храмы төзелгән, дистәләгән объектлар реставрацияләнгән.

Александр Терентьев  27 комплекслы социологик тикшеренү үткәрелгәнен әйтте. “Аның нәтиҗәләре буенча халыкның милләтара мөнәсәбәтләрне уңай бәяләве күренә”, – диде.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*