tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мәчетләрендә дезинфекция үткәрәләр
Татарстан мәчетләрендә дезинфекция үткәрәләр

Татарстан мәчетләрендә дезинфекция үткәрәләр

Татарстан территориясендә махсус санитар-эпидемиологик режим кертелү сәбәпле, республикабыз мәчетләрендә вируслы инфекцияләр таралуны булдырмау максатыннан санитария чаралары көчәйтелде. Шул максаттан, мәчетләрдә көндәлек җыештыру гына түгел, көненә берничә тапкыр дезинфекция дә үткәрелә. Махсус чистарту чаралары белән келәмнәр, ишек һәм баскыч тоткычлары, юыну бүлмәләре һәм кешеләр тотына торган башка предметлар эшкәртелә. Моннан тыш, дин кардәшләребез өчен мәчеткә кергәндә куллар өчен антисептиклар салынган флаконнар куелган. Әлеге саклану чаралары мәчеткә килүчеләрне вируслы инфекцияләр йоктырудан саклау өчен эшләнә.

Исегезгә төшерәбез, Рәҗәб аеның 23-нче көнендә (18-нче мартта), Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы утырышы узды. Татарстанның дини оешмаларында коронавирус таралуны булдырмау чараларын күрү – көн тәртибендә төп мәсьәлә шул булды. Аны нәзарәтнең Президиум әгъзалары да тәфсилләп өйрәнде: утырышта мөфтият җитәкчелеге, Татарстан имам-мөхтәсибләре, Голәмәләр шурасы әгъзалары, нәзарәтнең бүлек җитәкчеләре катнашты. Нәтиҗәдә, Президиум тәкъдимнәрен игътибарга алып, Татарстанның мөселман дини оешмаларында инфекция таралуны булдырмау максатыннан Голамәләр шурасы тарафыннан берничә карар кабул ителде.

Голәмәләр шурасы әгъзалары Кытайда, Мисырда, Иранда, Италиядә, Франциядә, Испаниядә һәм башка дәүләтләрдә коронавирус инфекциясеннән вафат булучыларның якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклаша. Шура әгъзалары шулай ук дин кардәшләрне игътибарлы һәм сак булырга, тынычлыкны сакларга чакыра. Мөселман кешесе коткыга һәм куркуга бирелергә тиеш түгел. Шуның белән бергә инфекциягә җиңел карау, табибларның күрсәтмәләрен үтәмәү, үзеңне һәм әйләнә-тирәдәгеләрне вирус йоктыру куркынычына дучар итеп, профилактик чараларны кире кагырга да ярамый.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*