tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Мәдәният министрлыгы этномәдәни проектлар тормышка ашыручы оешмалар арасында ТР Хөкүмәте грантын алуга конкурс игълан итә
Татарстан Мәдәният министрлыгы этномәдәни проектлар тормышка ашыручы оешмалар арасында ТР Хөкүмәте грантын алуга конкурс игълан итә

Татарстан Мәдәният министрлыгы этномәдәни проектлар тормышка ашыручы оешмалар арасында ТР Хөкүмәте грантын алуга конкурс игълан итә

Татарстан Мәдәният министрлыгы этномәдәни проектлар тормышка ашыручы оешмалар арасында ТР Хөкүмәте грантын алуга конкурс игълан итә. Быел финанслау күләме 5 миллион сум тәшкил итә. Гаризалар 1 февральдән 2 мартка кадәр кабул ителә.

Бәйгедә эшчәнлекләре Россия төбәкләрендә татар милли гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калу һәм үстерү белән бәйле иҗтимагый оешмалар катнаша ала. Тагын бер шарт – грантлар законлы теркәлгән һәм кимендә бер елдан артык эшләгән оешмаларга гына бирелә.

Грант алуга дәгъва кылучылар ТР Министрлар Кабинетының 2015 елның 6нчы маенда имзаланган Карары белән расланган гаризаны тутырырга, проектның асылын аңлатырга һәм чыгымнар сметасын күрсәтергә кирәк.

Конкурсның шартлары белән тулырак Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтының «Фестивали, конкурсы, гранты, премии»/«Гранты»/«Конкурс на получение грантов Правительства Республики Татарстан для поддержки общественных организаций в регионах Российской Федерации, участвующих в реализации этнокультурных проектов» (mincult.tatarstan.ru) бүлегендә танышырга мөмкин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*